Казанда авыл батырлары бәйгесе тәмамланды 3нче өлеш

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

130 килолы егетләр ярышында чемпион булып Лениз Абдуллин танылды. Дөрес­рәге, аның көндәше Рөстәм Мухамов бил алышып та тормады. Дәүләр бәйге­сен­дә исә Ильяс Галимов җи­ңү яулады. Иң җитди алыш исә аларга кадәр 100 килолы егетләр арасында булды. Хәер, аңа кадәр зур вакыйгалар булып, Радик Сәлахов, Ринат Әх­мәтшин, Муса Галлә­мов һәм башка көчле егетләр үзара бил алышып, көрәштән тө­шеп калган иде инде. Ә Әл­мәттән Айвар Билалов белән Теләчедән Раил Нургалиев арасындагы алыш татар көрәшенең бүгенге хәлен ачып салды. Матур ягын да, ямьсез, оят тарафларын да. Матур ягы шул: Айвар да, Раил дә – милли спорт төрендә иң көчле егетләр, икесе дә бөтен дөньяга күрсәтерлек батырлар. Ә менә алар катнашындагы алыш, дөресрәге, аның тирәсендәге хәлләр янә шау-шу чыгарды. Бер яктан, кискенлек аңлашыла. Айвар­ның былтыргы титулын сак­лап каласы, Раилнең узган елгы өченче урыннан берен­чегә күтәреләсе килде.

Әмма мәйданда ике батыр түгел, аларның командалары да бил алыша. Әлмәт тә, Теләче дә беренче урын өчен тырыша. Әнә шул теләкләр бергә килеп кушылгач, келәм тирә­сендә ыгы-зыгы килеп чыкты. Үпкәләр белдерелде, ямьсез сүзләр күп әйтелде. Ә бит бу егетләрнең бергә келәмгә чыгасы, республика данын яклыйсы да бар. Нишлисең, көрәшчеләр – җиңелә, ә хөкемдарлар үз сүзен кистереп әйтә белми. Көрәш ул йөгереш түгел. Җи­ңүчене финиш сызыгына карап кына билгеләп булмый. Шуңа күрә хөкемдарлар да ялгышырга, “бу бирде бит, теге нигә бирмәде” кебек дәгъвалар да булырга мөм­кин. Әмма судьялар карар чыгарганда, алар тирәсенә нигә дистәләгән кеше җыела? Казанда милли көрәш турнирлары уза торган “Ак барс” комплексы – бик уңайлы корылма. Теләсә нинди дәрә­җәдәге кунак өчен. Шуңа күрә, мөхтәрәм хөрмәтле кунаклар да, трибунага менеп, андагы махсус йомшак кә­нәфигә менеп утырса, алар­ның үзләренә дә, көрәшчеләр белән хөкемдарларга да уңай­лырак булыр иде.

“Хө­кемдарларга нигә басым ясаламы? Бу сорауны кычкырышып йөргән кешеләргә би­рергә кирәк, – диде татарча көрәш буенча республика федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Ә көрәшчеләрне ничек тәр­типкә утыртыргамы? Кайбер егетләрдә “йолдыз” чире башлана. Алар үз осталыкларын арттыру белән күбрәк шөгыльләнсә, келәмдә судьяларга азрак сүз әйтелер иде. Мәрхүм Мәгазь абыйның (легендар тренер Сәхәбетдинов турында сүз бара – ред.) әйтә иде: көрәшкән вакытта көн­дәшеңне чиста җиңсәң, көрәшеп йөрисе дә юк. Андый чакта беркем берни әйтә алмый. Көрәш бит ул дүрт минут бара. Ахырга кадәр көрәшергә кирәк”. 


"Интертат" республика электрон газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International