WorldSkills чемпионатына безнекеләрне аерым әзерләячәкләр 2нче өлеш

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Әлеге бәйге иң яхшы эшче кадрларның “Казан вертолет заводы”, “Элекон заводы” һәм “Казанкомпрессормаш” ачык акционерлык җәмгыятьләрендә эшләгәнлеген күрсәтте. Конкурста “Казан вертолет заводы”нда эшләүче тугыз яшь белгеч җиңеп чыкса, соңгы ике завод сигезәр җиңүче әзерләгән. WorldSkills дөнья чемпионаты максатыннан шәһәр конкурсында практик өлешкә аеруча зур игътибар биргәннәр. Аерым алганда, эшләү барышында куркынычсызлык техникасына, сакчыл җитештерү принцибына туры китереп эш итүне исәпкә алганнар.

- Мондый чаралар планда каралганга гына үтәлми. Алар безнең тормыш, икътисад һәм сәяси вәзгыять куйган бурычларга бәйле. Казанда гына түгел, гомумән алганда, Россиядә бүген югары квалификацияле эшче кулларның роле әйтеп бетергесез икәнен аңлыйлар, – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Мэр WorldSkills чемпионатының Казанның чираттагы халыкара проекты булуын белдерде. Шул сәбәпле, Казан белгечләрен әзерләүдә активлык күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. “Безнең яшь белгечләребез, һичшиксез, Россия данын яклар өчен, илебез җыелмасына керергә тиеш. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Ләкин без халыкара олимпиада, дөнья чемпионатлары, предметлар буенча олимпиадаларда җиңәбез. Республика җитәкчелеге тарафыннан шартлар тудырылганда, без уңышка ирешәчәкбез”, – дип ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казан яшьләрненең өстенлекле якларын билгеләп, шушы юнәлешләр буенча Россия җыелмасына аларны аерым-аерым әзерләргә кирәк.
Интернет-газетасы "Интертат"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International