ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

24 декабрь Казан ИТ-паркында V юбилей мәктәп бизнес-компанияләре ярминкәсе узачак. Чараны оештыручылар – “Яшьләр казанышлары” казан үзәге җәмәгать оешмасы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды һәм Казан ИТ-паркы.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен  III нче республика конкурсы  җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.

Узган тәүлектә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шартлаткыч матдә турындагы хәбәрдән соң биш мәртәбә тиешле урынга барган.

«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 82 391 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 82 144индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 41 026 договор төзелгән.

Узган атнада “Радуга” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе (Мәскәү өлкәсе, Коломна шәһәре) галимнәре тарафыннан Казанда мелиораторларларның квалификациясен күтәрү буенча оештырылган курслар узды.

Быел Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алуны, яңа уңыш өчен туфрак эшкәртүне һәм көзге культуралар чәчүне беренчеләрдән булып  «Агропродукт» ҖЧҖ имгенчеләре тәмамлады. Ә бүгенге көндә алар техниканы язгы чәчүгә әзерләү белән мәшгуль.

21 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Министрлык каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советның 2015 елгы эшенә йомгаклар ясауга багышланган утырышы узды.

Башкалабыз Казанда социаль объектлар төзелешен вакытында төгәлли алганнар. Шәһәрдә гамәлгә ашырылган барлык программаларга 10 миллиард сум акча тотылган. Бер ел эчендә мәркәзебездә 20 балалар бакчасы, 18 спорт мәйданчыгы, физик тәрбия-сәламәтләндерү үзәге, ябык боз шугалагы, 1375 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм социаль ипотека программасы буенча 5 йорт сафка бастырылган.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Башкала хакимияте 2016 елда кар эретү станцияләрендә карны утильләштерү өчен 27,8 миллион сум акча сарыф итәргә җыена.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International