Гыйнварның өч көнендә республикада кеше үтерү белән бәйле бер очрак та теркәлмәгән. Әлеге чорда полиция хезмәткәрләре 4 – талау, 22 – урлау, 2 автотранспорт куып алып китү очрагын ачыклаган.
Балыкчылар бу бәйрәм ялларында да коткаручыларга эш өсти. Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә адашкан 6 балыкчыны эзләргә туры килгән.
Әгәр якын киләчәктә нефтькә бәя төшү дәвам итсә, 1 доллар 168 сумга җитәргә дә мөмкин, ди белгечләр.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
2016 елның 2 гыйнварендә Зур Сулабаш авылында Яңа ел тамашасы уздырылды.
1 гыйнвар көнне республикада 4 транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, үлүчеләр юк. Татарстан буйлап исә бу көнне автомобиль белән алкоголь кулланган килеш идарә итүнең 40 очрагы теркәлгән.
Татарстанда республика Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет оештырылды. Бу хактагы карарны шушы көннәрдә генә Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә Татарстанның рәсми порталы.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1 гыйнвар көнне Казанда “ашыгыч ярдәм” табипларын 340 мәртәбә чакырганнар. Алар сугышып зыян күрүчеләргә, агуланучыларга һәм башкаларга медицина хезмәте күрсәткән.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Бу сорауга җавап табу бик кыен булыр иде, мөгаен. Илебездә нинди милләтләр яшәсә – Кыш бабайлар да шул кадәр дияргә кирәктер. Төрле исемнәр белән аталып йөртелгән милли Кыш бабайларның тарихы һәр халыкның борынгы мәдәниятенә үрелгән.