ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда «Семейные хлопоты» дигән киноның премьерасын тәкъдим итәргә җыеналар. 3 март көнне 19.00 сәгатьтә 3D Port cinema (Әмирхан пр., 1 йорт, «Ривьера» күңел ачу комплексы) кинотеатрының 5 залында күрсәтеләчәк картинаның куючы-режиссеры - Алексей Барыкин.

Казанда пассажир ташу белән шөгыльләнүче оешма вәкилләре шәһәр мэры, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе исеменә ачык хат язган.

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды. Бу хакта, республика Мәдәният министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.

1 мартта Чаллының Үзәк китапханәсе һәм шәһәрнең “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының казах, украин, әрмән, мари җәмгыятьләре, 20нче мәктәп укучылары «Халық арасындағы достық бұзылмасын» исемле онлайн-очрашуда катнашты. Ул Казахстанда быел беренче тапкыр билгеләнеп үтүче Илтифат көненә багышланган иде.

Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, Татарстанның суд приставлары карамагандагы эшләр саны артмаган. Бу – бик уңай күрсәткеч. Иң мөһиме, җаваплы идарәчелек бу өлкәне агымдагы елда да җитди контрольдә тотарга тиеш, дип саный Татарстан премьер-министры Илдар Халиков.

Гаилә кыйммәтләре, иман ныклыгы, сәламәт күңел – болар хакында бүген “Татмедиа” агентлыгында узган очрашуда сөйләштеләр. “Татар-информ” уздырган "Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе" дигән темага матбугат очрашуы вакытында явыз көчләр тарафыннан оештырылган секталар эшчәнлеге, вахаббитларның чын йөзе, балаларга мәктәп бусагасыннан ук дини тәрбия орлыкларын җиткерү мәсьәләләре хакында Татарстанның дин әһелләре, галим-социологлар фикер алышты.

Казанда Россиядә тиңе булмаган проект башланып китте. “Бәләкәч тартмасы” дип аталган әлеге социаль акция яңа туган сабыйларны бар кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын куя. Проект аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, ялгызы гына бала тәрбияләүче аналарга ярдәмне күздә тотып оештырыла.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, алда торган бәйрәмнәргә кагылышлы мәгълүмат җиткерә.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе аучылар колагына мөһим хәбәрен җиткерә.

Россия парламентының язгы сессиясендә 130 якын өстенлекле закон проектын карау ниятләнә. Иң актуаль мәсьәләләргә багышланган инициативаларның кайберләре инде закон статусын алган, 43 закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта хупланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International