«Бәләкәч тартмасы» – яңа туган сабыйларга бүләк

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Казанда Россиядә тиңе булмаган проект башланып китте. “Бәләкәч тартмасы” дип аталган әлеге социаль акция яңа туган сабыйларны бар кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын куя. Проект аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, ялгызы гына бала тәрбияләүче аналарга ярдәмне күздә тотып оештырыла.


Хәзерге вакытта хәйриягә мөнәсәбәт үзгәрә. “В твою пользу” фонды үз эшчәнлеген инде 5 ел дәвамында алып баруына карамастан, үзенең юнәлешен үзгәртеп, тормышының беренче этапларында ук кешегә булышырга тотына. Сабыйлык, балачак, яшүсмер чак, олы вакыт һәм картлык – кеше тормышының һәр этабында булышу мөмкинлеген булдырырга тели хәйрия оешмасы.

- Кыен хәлдә калган булачак ананың баласын табу-тапмау турында уйланган вакытлары шактый була. Без “Бәләкәч тартмасы” аша аны бу начар уйларыннан арындырып, беренче алты айда гына булса да бала бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын иде дигән теләктә шушы акцияне башлыйбыз, – ди «В твою пользу» хәйрия фондының күзәтү советы рәисе Оскар Прокопьев.

Мондый тәҗрибәне татарстанлылар Финляндиядә күргәннәр. Бу илдә әлеге традиция инде 75 ел дәвам итә. Баштан Финляндиядә мондый төрдәге ярдәм илнең кайбер катламнары кешеләренә генә билгеләнгән. Ә аннан соң инде мондый тартма һәр балага таратылып, 1 яшькә кадәр сабыйны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә башлаганнар.

Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова әйтүенчә, соңгы елларда Казанда сабыйлар күбрәк туа башлаган. Моннан 5-10 еллар элек булган вәзгыять белән чагыштырсак, икенче, өченче баласын алып кайтучылар саны да арта. 2015 елда исә Татарстан башкаласы сабыйлар туу буенча рекорд куйган: былтыр 24 063 нарасый дөньяга аваз салган. Еш кына ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне дә күрергә туры килә икән ЗАГС хезмәткәрләренә. Менә шуңа күрә “Бәләкәч тартмасы” ярдәмендә аз керемле гаиләләргә, ялгыз аналарга, авыр тормыш шартларында яшәгән гаиләләргә мондый төр булышу бик яхшы ярдәм булып тора, дип саный алар.

“Бәләкәч тартмасы”нда 28 позиция бар. Алар арасында кечкенә балалар киемнәре, баш киемнәре, оекбашлар, төнге башлыклар, калын һәм юка комбинезоннар, бодилар бар. Җитмәсә, тартмага уенчыклар, имезлекләр, сөт продукциясен алу өчен 1000 сумлык сертификат та салына. Әйтергә кирәк, тартмадагы барлык әйбер дә Россиядә җитештерелгән. Ләкин әлеге тартмада памперслар юк. Тартманың бәясе 7500 сумга җитә. Барлык товарлар да турыдан-туры җитештерүчедән минималь бәягә сатып алына.

Әлбәттә, мондый тартмаларны кемгә тапшыру кирәклеге алдан ук билгеләнергә тиеш. Бу юнәлеш белән социаль яклау һәм сәламәтлек саклау органнары шөгыльләнә. Нәкъ менә андагы хезмәткәрләр яңа туган сабыйга кирәкле әйберләргә мохтаҗ булган гаиләләр исемлеген төзи һәм бала тудыру йортыннан чыкканда тартманы ата-анага тапшыра.

Хәйрия фонды вәкилләре әлеге акциягә кушылырга эшмәкәрләрне дә чакыра. Акча белән генә түгел, вакыт һәм теләк белән дә булышырга мөмкин, ди алар. “Бәләкәч тартмасы” акциясендә Татарстан спортчылары, министрлык-ведомстволар вәкилләре дә катнаша.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International