Суд приставлары сакта: бурычлылар калмаячак

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, Татарстанның суд приставлары карамагандагы эшләр саны артмаган. Бу – бик уңай күрсәткеч. Иң мөһиме, җаваплы идарәчелек бу өлкәне агымдагы елда да җитди контрольдә тотарга тиеш, дип саный Татарстан премьер-министры Илдар Халиков.


Бу турыда ул Татарстан суд приставлары идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында белдерде. 2015 ел нәтиҗәләре белән исә чарада катнашучыларны республиканың баш суд приставы Радик Ильясов таныштырды.

Иң нәтиҗәле ысуллар нинди?

Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда суд приставлары карамагында 2 миллионнан артык эш булган. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда нибары 7,2 процентка гына күбрәк. Нәтиҗәдә, суд приставлары барлыгы 10 миллиард сумлык бурычны кайтаруга ирешкән. Бу исә 2014 ел белән чагыштырганда 16,9 процентка артык.

- Гомуми бюджетка кайтарылган акча күләме 2,9 миллиард сумнан да артып китте. Бу – 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 773 миллион (!) сумга күбрәк, - дип ассызыклады баш суд приставы.

Радик Ильясов сүзләренә караганда, бурычлы затлар белән көрәшнең аеруча нәтиҗәле чаралары – милекләрен кулга алу һәм аларга чит илгә чыгуны тыю. Мәсәлән, 2015 елда суд приставлары әлеге төрдәге 7600 эш буенча тиешле карарлар кабул иткән. Нәтиҗәдә, алар бурычлы затларның 246 миллион сумлык милкен кулга төшергән. Әлеге затларның үзләренең 507 миллион сумлык әҗәтләрен каплаганлыгы мәгълүм.

- Чит илгә чыгуны тыю белән бәйле җәзага килгәндә, 2015 елда чит илгә чыгудан мәхрүм калган затлар саны 7,8 процентка артыграк булды. Нәтиҗәдә, барлыгы 47 мең бурычлы кеше чит ил белән “саубуллашты”. Әлеге чара ярдәмендә без әҗәтле затлардан барлыгы 580 миллион сум акча алдык, - дип белдерде Радик Ильясов.

Начар эшләүче районнарга “эләкте”

Чыннан да, саннар 2015 елда суд приставлары эшчәнлегенең аеруча нәтиҗәле булганлыгын ассызыклый. Шулай да, баш суд приставын кайсыбер районнарның бу өлкәдәге эшчәнлеге бер дә канәгатьләндерми.

- Әлбәттә, беренче чиратта, аеруча яхшы эш күрсәткән районнарны атап үтәм. Болар: Алексеевск, Актаныш, Кама Тамагы һәм Аксубай районнары. Чаллы шәһәренең 2нче санлы суд приставлары бүлегендә, Казанның Идел буе районында, Менделеевск, Тукай районнарында исә суд приставлары начар эшли, - дип ассызыклады Радик Ильясов.

Ул әлеге районнарны “тәнкыйть утына тотып” кына калмады, ә җитәкчеләрен барча зал алдына бастырып, тиз арада үз эшчәнлекләрен яхшыртырга боерды.

Премьер-министр ничек бәяли?

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков исә суд приставларына суд карарларын тиешенчә тормышка ашыру буенча тырышып эшләү кирәклеген кат-кат ассызыклады. Бактың исә, узган ел суд приставлары суд карарларын үтәү буенча билгеләнгән 47,5 процентлы нормативны нибары 43,2 процент дәрәҗәсендә генә тормышка ашырган икән.

- Сез бу күрсәткечне арттыруның яңа ысулларын эзләргә тиеш. Кызганыч, эшегездә бурычлы затларның милкенә арест салу белән бәйле кимчелекләр дә очрап тора. Ә бу – әҗәтле затларга каршы кулланыла торган иң нәтиҗәле чараларның берсе, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Премьер-министр алимент акчаларын җыю буенча да тиешле карарлар кабул итәргә боерды.

- Татарстан Президенты исеменә дә, Хөкүмәткә дә бу турыда мөрәҗәгатьләр аеруча еш килә. Иң катлаулы тема булуга да карамастан, 2015 елда әлеге төр эшләрнең нибары 44 проценты гына уңай якка хәл ителде. Бу өлкәдә алимент түләүдән качып йөрүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту чарасын ешрак куллану кирәктер, - дип белдерде Илдар Халиков.

Җитәкче хезмәт хакын вакытында түләү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән бәйле проблемаларны да күтәрде.

- Хезмәт хакын вакытында түләү белән бәйле мәсьәләләр хәзер вакытында хәл ителә башлады. Бу өлкәдә без муниципаль органнар һәм прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Агымдагы елда исә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерүгә игътибарны арттыру сорала. 2015 елда әлеге төр эшләрнең 50 проценты гына уңай хәл ителде. Быел бу күрсәткеч тагын да югарырак булырга тиеш, - диде Илдар Халиков.

Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварында Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алды. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары кимендә 10 мең сум тәшкил итү кирәк, дип билгеләнде. Шушы вакыт эчендә суд приставлары бурычлы затларга 4 725 кисәтү ясаган инде. Аларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне сорап, ЮХИДИ идарәсенә 400гә якын карар җибәрелгән. Нәтиҗәдә, бу чара ярдәмендә суд приставлары 2,5 миллион сум бурычны җыеп алуга ирешкән.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International