Казанда пассажир ташу белән шөгыльләнүче оешма вәкилләре шәһәр мэры, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе исеменә ачык хат язган.
Транспорт берләшмәләрендә авыр хәл килеп туу аркасында, алар шәһәр җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен 28 сумга җиткерүне сорый. Әлеге хатка 13 автотранспорт берләшмәсе директоры кул куйган.
"Безнең берләшмәләрдә килеп туган авыр хәл турында җиткерәбез. Тарифлар бүгенге кебек калса, иртәгә үк маршруттагы автобуслар саны чирек өлешкә кыскарачак. Бу хакта казанлыларны кисәтеп кую – безнең бурыч", – диелә хатта.
Сүз уңаеннан: Казанда тарифларның ике, ә ташламага ия пассажирлар (алар барлык пассажирларның 36 %ы) өчен биш ел дәвамында үзгәртелгәне юк. Пассажир ташучылар әйтүенчә, юл хакының үзкыйммәте 22-42 сум тәшкил итә икән