ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, алда торган бәйрәмнәргә кагылышлы мәгълүмат җиткерә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак, диелә хәбәрдә.
2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне – 7 март дүшәмбегә күчерелә.
Димәк, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр өчен 5, 6, 7, 8 март ял көннәре булачак.