ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаешның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе районның профилактика хезмәтләре катанашында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырды. 

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Әлфия Хөснетдинова Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан карамактагылар өчен чара үткәрде. Әлеге чара кысаларында 32 бала аттракцион паркында булып кайтты. 

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. 

Аксубайның  "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагылар өчен чаралар әзерләгән иде. 

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрдә хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирәләр. 

2016 нчы елның 1 июнендә Балык Бистәсенең «Яшьлек» стадионында Халыкара Балаларны яклау коненә багышланган чара үткәрелде.

Урта Алат авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә  җыю башланды.

1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исәптә торучы балигъ булмаган балалар өчен бәйрәм оештырды.  

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәмәке тартуга каршы юнәлтелгән акциягз кушылды. 

"Безнең мирас" хәйрия фонды ярдәме белән Яр Чаллының Комсомол районы территориясендә "Кояш түгәрәге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Биредә  "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы иң актив гаиләләр катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International