Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрдә хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирәләр.
Әйтик, шушы көннәрдә кызларны сынлы сәнгать аша хезмәткә тарту максаты белән зурлар төркемендә "Хезмәт баета" дәресе оештырылды.