Балаларны яклау көне уңаеннан Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исәптә торучы балигъ булмаган балалар өчен бәйрәм оештырды.
Оештырычулар сүзләренә караганда, конкурсларда, викториналарда балалар гына түгел әниләр дә теләп катнашты. Бәйрәм ахырында һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.