Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Әлфия Хөснетдинова Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан карамактагылар өчен чара үткәрде. Әлеге чара кысаларында 32 бала аттракцион паркында булып кайтты.
Белгечләр сүзләренә караганда, чараның максаты балигъ булмаганнарның ялын оештыру һәм үзара аралашу осталыгын арттырудан гыйбарәт.