Лаешның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе районның профилактика хезмәтләре катанашында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырды.
Бәйрәмдә ведомствоара исәптә торучы күп балалы, опекун, тәрбиягә алган һәм аз керемле гаиләләр катнашты.
Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар узды. Аларны биредә күңелле клоуннар озатып йөрде.