ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

23 июньдә  Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  хезмәткәрләре “Яңарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр.

Шушы көннәрдә Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Рамил Загретдинов Татарстан Республикасы тарихына кагылышлы танып белү дәресе үткәрде. Биредә балалар республиканың дәүләт атрибутларын, Рөстәм Яхин иҗат иткән гимнны искә төшерде. 

Шушы көннәрдә Буаның машиналар төзү заводында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2015 елда һәм 2016 елның I яртыеллыгыда бу өлкәдә башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Югары Осланның  "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Татьяна Маслова "Гарденотерапия" тернәкләндерү технологиясен куллана. 

Шушы көннәрдә Кайбыч районында социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багшыланган форум узды.

Кичә Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм биредә эшләүчеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнекмәләр үтте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы булып оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре яңгырады.

21 һәм 23 июнь көннәрендә эшче төркем Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтү объектларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парковка урыннары булу-булмауны тикшерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International