Югары Осланның "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Татьяна Маслова "Гарденотерапия" тернәкләндерү технологиясен куллана.
Татьяна Маслова билгеләп үткәнчә, бу ысул өлкәннәрнең сенсор һәм тою хисен үстерергә ярдәм итә.
Гомумән алганда, бакачада эшләү стресс халәтен киметергә, депрессиядән арынырга ярдәм итә. Саф һава физик яктан да, карамактагының сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый.