ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгълүмартлаштыру һәм элемтә министрлыгы киңполосалы Интернетның үтеп керүен анализлады. Барлыгы республикасы 989 мең киңполосалы Интернет кулланучылары, бу 74% тәшкил итә. Уртача Россиябуенча әлеге күрсәткеч 54% алып тора.

23 – 24 июнь Саранск шәһәрендә «Эффективный документәйләнеше һәм электрон архивлар: перспективалар һәм үсеш тенденциясе» II регионара практик конференцисе уза.

Айбаш авылында ифтар мәҗлесе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  хезмәткәрләре “Яңарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының быел икенче утырышы узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Иннополис" махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының быел икенче утырышы узды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Семинарда катнашучылар "Әсән" ширкәтенең машина-трактор паркын, кафе-кунакханәсен, Алан-Бәксәр авылында урнашкан узара салым акчасына төзекләндерелгән чишмәне, Ашыт урманчылыгы базасын, Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларындагы бюджет оешмаларын, мәчетне, авыл җирлеге, почта бүлекчәләрен карадылар. Йомгаклау өлеше Гәр авылы башлангыч мәктәбе бинасында узды. Район башлыгы авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде.

23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Суыксу авыл җирлегендә ифтар дәвам итә.

Әлдермеш һәм Сая авылларының китапханәчеләре Әлдермеш мәктәбендә оештырылган ял лагерена йөрүче балаларга табышмаклар кичәсе уздырдылар. Табышмакларны чишү уен рәвешендә алып барылды. Балаларга бик күңелле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International