23 июнь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашында тәҗрибә уртаклашу буенча семинар булды.

2016 елның 24 июне, җомга
Семинарда катнашучылар "Әсән" ширкәтенең машина-трактор паркын, кафе-кунакханәсен, Алан-Бәксәр авылында урнашкан узара салым акчасына төзекләндерелгән чишмәне, Ашыт урманчылыгы базасын, Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларындагы бюджет оешмаларын, мәчетне, авыл җирлеге, почта бүлекчәләрен карадылар. Йомгаклау өлеше Гәр авылы башлангыч мәктәбе бинасында узды. Район башлыгы авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International