Патриотик юнәлештәге чара Менделеевскның "Кама таңнары" приютында узды

2016 елның 24 июне, җомга

Шушы көннәрдә Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Рамил Загретдинов Татарстан Республикасы тарихына кагылышлы танып белү дәресе үткәрде. Биредә балалар республиканың дәүләт атрибутларын, Рөстәм Яхин иҗат иткән гимнны искә төшерде. 

Шуннан соң балалар Татарстан һәм Идел буе Болгар дәүләте тарихы атмосферасына чумды. Балалар зур кызыксыну белән Идел буе Болгар дәүләте, Кобрат Хан һәм аның 5 улы турында тыңлады. Чара ахырында приют карамагындагы балалар тарихи викторина сорауларына җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International