ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе
Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында корый башлаган агачларны кисү оештырылды. Бу эштә бюджет өлкэсендә эшләүчеләр актив катнашты.                                                                              

24 нче июнь көнне Коркачык мәктәп бинасында ифтар мәҗлесе уздырылды. Ифтарда 50 дән артык кеше катнашты. Тоткан уразаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булса иде!


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Ямаширмә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары бүген кулларына аттестат алдылар.

24 июнь көнендә Ямаширмә авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе булып узды


24
июнь, 2016 ел
җомга

22 июнь көнне Ямаширмә авыл җирлегендә "Хәтер һәм искә алу көн"ен билгеләп үттеләр

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Айбаш авыл җирлегендә терлекләр өчен яфрак һәм дару үләннәре җыю

Кичә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан чара узды.

23-24 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Мәгариф комитеты делегациясе Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнарында булды. Делегация вәкилләре Казан педагогика көллияте, Казан төзелеш көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Казан халык һөнәрчелеге  эшләнмәләре техникумы һәм Алабуга политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты.

23 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узды.  Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү  системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International