Коркачык башлангыч мәктәбендә “ Белем бәйрәме узды”. Беренче сыйныфта 9 бала белем алачак. Гадәттәгечә бу елны да “ Таттелеком” элемтә челтәре директоры , депутатыбыз Крымкин Олег Викторович 1 сыйныф укучыларына мәктәп кирәк яраклары тутырылга сумкалар һәм мәктәпкә спорт кирэк яраклары бүләк итте. Шундый зур бүләк ясаганы өчен авыл халкы, әти-әниләр исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ямаширмә урта мәктәбендә бүген Белем көненә багышланган кичә булды. 10 беренче сыйныф укучысы өчен беренче тапкыр кыңгырау шалтырады.
Бүген Россиядә сәламәтлеге чикле 1,15 миллион кеше эшли. Бу хезмәткә яраклы яшьтә булган инвалидларның өчтән бере генә.
Быел 1 сентябрь иртәсендә Татарстанның 45 меңнән артык баласы беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. 38 меңнән артык сабый балалар бакчаларында урын алды. Җәмгысы республикабыз мәктәпләрендә бүгенге көндә 380 меңләп бала белем үрләрен яулый. Балалар бакчаларында 210 меңннән артык бала тәрбияләнә. Мәгариф өлкәсендә сөенерлек уңышларыбыз шактый. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов башланачак уку елына яңалыклар һәм ирешелгән уңышлар турында Intertat.ru укучыларына да сөйләде.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.
Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстанда 2016-2017 уку елында 44 мең 436 бала беренче сыйныфка укырга керер дип фаразлана. Алдан тупланган мәгълүмат буенча, беренчеләрнең 9 мең 484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ.