Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган.
29-30 августта Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 36 кеше тоткарланган. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 105, балаларны махсус креслога утыртмауның – 228, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 1618 очрагы теркәлгән.