Быел 1 сентябрь иртәсендә Татарстанның 45 меңнән артык баласы беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. 38 меңнән артык сабый балалар бакчаларында урын алды. Җәмгысы республикабыз мәктәпләрендә бүгенге көндә 380 меңләп бала белем үрләрен яулый. Балалар бакчаларында 210 меңннән артык бала тәрбияләнә. Мәгариф өлкәсендә сөенерлек уңышларыбыз шактый. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов башланачак уку елына яңалыклар һәм ирешелгән уңышлар турында Intertat.ru укучыларына да сөйләде.
- Энгель Нәвапович, яшь буынны лаеклы төстә тәрбияләү ниятендә Татарстан Президенты тарафыннан шактый гына программалар кабул ителде. «Бәләкәч» программасы да шундыйлар рәтенә керде. Халык өчен шактый көтелгән нәтиҗәләр бирде ул. Киләчәктә нинди юнәлешләрдә эш алып барылыр икән?
- Безнең бердәм федераль стандартлар бар. Яңа уку елыннан башлангыч сыйныфлар тулысынча һәм V, VI cыйныфлар яңа федераль стандартларга таянып белем алачак. Мәктәпкәчә белем бирүнең дә үз стандартлары барлыкка килде. Элек без балалар бакчасына, ата-аналар эштә вакытта нарасыйны калдырып тора торган урын, дип кенә карасак, хәзер фикеребез тамырдан үзгәрде. Балалар бакчаларында укыту, тәрбия процессы федераль стандартлар буенча башкарыла. Баланың сәләте 6-7 яшькә чаклы ачыла, дибез. Балалар бакчаларында без аларны башлангыч мәктәпкә әзерләргә бурычлы. Психологик яктан эшләргә, аларның сәләтен ачарга, кайсы юнәлештә эш алып барырга кирәклеге хакында ата-аналарга мәгълүмат бирергә тиешбез. Иң төп бурычыбыз – телләрне өйрәтү. Татарстан – ул ике дәүләт телле республика. Татар, рус телләре бездә бик яхшы укытылырга тиеш. Шулай ук инлиз телен дә укыта башларга кирәк, дибез. Соңгы өч ел эчендә 158 өр-яңа балалар бакчалары төзелде. Бакчаларда 30 меңннән артык урыннар барлыкка килде. 3 яшьтән зур булган балаларны урыннар белән тәэмин итеп бетердек, дип әйтергә мөмкин. Күпмедер проблема Казанда калды. Алга таба балалар бакчалары программасы буенча төзелешләр булмаячак. Бу юнәлеш федераль программа белән берлектә алып барыла иде. Соңгы өч елда 10 миллиард 500 млн сум республикадан бүлеп бирелде. 2 миллиард 8 млн сум Мәскәүдән бирелгән иде. Хәзергә динамика уңай бара. 2020-2021 елларда төзелешләр югары ноктасына җитәчәк, аннан соң сүлпәнәячәк. Хосусый балалар бакчалары булдыруны да күз уңында тотабыз. Аларга күпмедер субсидия күләме дә каралыр, дип көтелә.
- Лаешта узган август киңәшмәсенең нәтиҗәләре ничегрәк булды?
- Август укытучылар киңәшмәсе коллегиясе – иң зур форум. Анда 4 меңгә якын укытучы катнашты. Элегрәк ул бер көндә узган булса, быел 12-15 көнгә сузылды. Төрле тармаклар буенча нәтиҗәләр ясалды. Алдагы уку елына бурычлар билгеләнде. Анда Президентыбыз, башка җитәкчеләр катнашты. Төп бурычыбыз – республиканың киләчәге, барыбер, кеше капиталында. Яшь буынга тулысынча югары сыйфатлы белем бирелергә тиеш. Белем дәрәҗәсендә башка төбәкләрдән аерылып торырга тиешбез – бу исә, тулысынча мәгариф системасыннан, аның ничек идарә итүеннән тора. Район башлыклары белән безгә шушы әйберне тормышка ашырырга кирәк. Ике юнәлеш буенча эшлибез: балаларыбызга һәрбер җирлектә төп база мәктәпләрендә сыйфатлы белем бирелергә тиеш. Ә һәрбер мәктәп моны гарантияләсен! Республика җитәкчелеге тарафыннан шактый күп гамәлләр башкарылды. Материаль-техник база булдырылды, укытучыларыбыз компьютерлар белән тәэмин ителде. Төп бурыч – директорлар һәм укытучылар корпусы белән эшләү. Мәктәп ул үзендә белем биргән укытучылардан да сыйфатлырак белем бирә алмый, шуңа күрә күп нәрсә укытучылардан тора. Узган ел 600 директор безнең аша узды. Министр буларак, мин иң яхшы директорларның кайда икәнен беләм. Без аларны өч критерий буенча тикшердек: үзләрен, проектларда эшләүләрен, шулай ук алар җитәкләгән мәктәп нинди нәтиҗәләр биргәне барланды. Безнең мәгълүмат объектив. Киләчәктә дә укытучылар, директорлар белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Икенче юнәлеш: һәрбер муниципаль районда белем бирә торган оешмаларда инвентаризация ясап чыгу. Мәктәп бүгенге көндә яши икән, анда тиешенчә санда балалар булырга һәм бу мәктәп белем сыйфатын гарантияләргә тиеш.
- Энгель әфәнде, Лаешта узган укытучылар коллегиясендә Президентыбыз: “Республикада милли мәгариф – өстенлекле юнәлешләрнең берсе”, – дип әйтте. Әлеге җәһәттән нинди гамәлләр көтелә?
- Тел өйрәтү – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Милләтебезне саклыйбыз дисәк, аның гореф-гадәтен, телен сакларга кирәк. Әлбәттә, бу өлкәдә беренче планда – гаилә. Төп әһәмияткә ия булган урыннарның икенчесе – мәктәп, балалар бакчасы. Соңгы вакытта, укыту программаларының заманча таләпләргә туры килеп бетмәве, ата-аналар тарафыннан да тәнкыйтьләнә. Методика, укыту әсбапларының, укытучыларның әзерлеге дә шул исәптә. Шуңа күрә, узган ел без «Милли мәгариф концепциясе»н әзерләдек һәм безнең Министрлар кабинеты белән берлектә кабул иттек. (Соңгы тапкыр мондый концепция 1991 елда Мәгариф министрлыгының приказы белән кабул ителгән булган.) Бу – бик зур сәяси вакыйга. Бүгенге көндә шушы концепция буенча эш картасын ачыклыйбыз. Биш елга эш картабыз булдырылачак... Мәктәпләрдә саф татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар бар, телне өйрәтүдә аларга аерым бурыч куела. Татар дөньясына районнарыбыз шәхесләр бирүен дәвам итәргә тиеш. Язучылар, шагыйрьләр, фәлсәфә, фән эшлеклеләре чыгачак бит алардан! Андый балаларга татар телен тирәнтен өйрәтмәсәк, татар дөньясында калкып чыгачак шәхесләребез булыр, дип өметләнә алмаячакбыз. Дөресен әйтергә кирәк: татар балалалары арасында үз туган телләрен белмәүчеләр аз түгел. Туган телне белмәү – бик кызганыч хәл. Бала үз телендә аралашырга, милли тәрбия алырга тиеш. Ә өченче контингент – рус балалары. Безнең мәктәпләрдә ике дәүләт теле: рус һәм татар теле тигез күләмдә укытыла. Атнага бишәр сәгать. Шуңа алар аралашырлык дәрәҗәдә, программа нигезендә тиешле кимәлдә ике телне дә белергә тиеш, дигән бурыч куябыз. «Милли мәгариф концепциясе» дүрт юнәлешне үз эченә ала: милли мәгариф белән идарә итү, аның материаль-техник базасын булдыру, методика (укытучыларны әзерләү), белем бирү сыйфатын бәяләү. Шуңа уку әсбаплары әзерләргә керештек. Моның өчен гади укытучылардан башлап, Казан федераль университеты мөгаллимнәрен җәлеп иттек, фән эшлекләре белән берлектә эшлибез. I сыйныфлар өчен, беренче дәреслекләр әзер. Шул методикага нигезләнеп, балаларга телне аралашу формасында өйрәтсәк, җиңелрәк булыр, дип планлаштырабыз. Һәрбер укытучыга укыту программаларын эшләп бирдек. Укытучыларыбызны тиешле дәрәҗәдә әзерләмәсәк, алар хезмәтләрендә көткән нәтиҗәләргә ирешә алмас. Бүген әле Казан Федераль университетында да, Чаллы педогогия университетында да рус телле балаларга татар теле укытучыларын үстерү безне канәгатьләндереп бетерми иде. Бүгенге көндә әлеге уку йортларының программаларын үзгәртү өстендә эшлибез. Беренче тапкыр, дип әйтергә кирәк, Казан Федераль университетында чиста татар төркеме җыеп, студентларны ана телендә укыта башладык. Чаллы педагогия университетында бүгенге көндә 160 студент башлангыч сыйныфлар, балалар бакчаларында эшләү өчен, саф татар телендә белем ала башлады. Бу республикабыз тарафыннан кабул ителгән ике дәүләт телен өйрәнү, үстерү, башка телләрне үстерү программасы нигезендә барлыкка килде. Шул ук вакытта, без укучылардан имтихан алу формаларын да үзгәртәбез. Башлангычтан ук башладык. Урта мәктәптә без алардан имтихан алабыз. 9 сыйныфны тәмамлаганда, укучыларны язма эштән тыш, аралаштырып та карыйбыз. Шул рәвешле, дәүләт телләрен ни дәрәҗә белүләренә реаль бәя бирә алачакбыз.
- Энгель әфәнде, Сез министр булып билгеләнгәч тә, мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюга каршы чыктыгыз. Законсыз рәвештә акча җыю очраклары килеп чыкса, республикада кайнар линия эшлиме?
- Әйе эшли. Беренчедән, бу мәсьәлә белән минем урынбасарым, департамент җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова шөгыльләнә. Килгән бөтен сигналларга реакция ясамый калмыйбыз. Урыннарга барып тикшерәбез. Эшебезне Президент каршындагы коррупциягә каршы көрәш комитеты белән берлектә алып барабыз. Алар безгә бик нык ярдәм итәләр. Күптән түгел генә узган август киңәшмәсендә без үткән елга йомгак ясадык. Барлык мәктәп директорын, кайсы очракта, ничек хәл итәргә, нәрсә эшләргә, тиешле бөтен юридик документлар һәм методик ярдәмлекләр белән тәэмин итеп бетердек, дип әйтергә кирәк. Тулысынча бу чирдән котылдык, дип әйтә алмыйм әле. Балалар бакчалары мөдирләренең, мәктәп директорларының эшләп бетермәгәне дисәм, дөрес булмас, мәгънәсезлеге, дисәк, артыграк булыр инде. Бүген шәхсән үзем, министр буларак, әйтәм: бер генә мәгариф бүлеге җитәкчесенә дә, бер генә мәктәп директорына да: “Нишләп бу проблемагызны ата-аналардан акча җыеп, яки башка чыганаклар табып хәл итмисез?” – дигән сорау куймыйбыз. Әзрәк кыенсынырга да кирәк инде! Республика тарафыннан ел саен мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 2,5 миллиард акча бирелә. Биш ел эчендә 717 мәктәпне ремонтлап бетердек. Хәзер 900гә якын балалар бакчасын төзәтергә керештек. Президетыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән «Мәктәбеңә булыш!» акциясе бара. Ирекле рәвештә, мөмкинлеге булган һәр җитәкче, хәлле эшмәкәрләр укыган мәктәпләренә ярдәм итә алалар. Быелгысы елда да 500дән артык эшмәкәр үзенең туган мәктәбенә ярдәм итте. Район башлыкларының өстәмә чыганаклары бар, алар да мәктәпләргә булыша. Шуңа күрә ата-аналардан класс ремонтларга, дип акча җыю – оятсызлык. Балалар бакчасы мөдирләрен, мәктәп директорларын административ җәзага тарту очраклары булды. Берничәсен эштән дә алырга туры килде. Киләчәктә бу юнәлештә системалы эш алып барылачак.
- Күпчелек укытучыларыбыз кәгазь эшеннән зарлана, әле моңа электрон көндәлекләр дә өстәлде...
- Бу мәсьәлә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да күтәрелгән иде. Шуңа, алга таба җиңелрәк булыр, дип уйлыйм. Министр вазифасына керешкәч, бу юнәлештә дә эш башлап җибәргән идем. Һәрбер кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мәктәп директорының да төп максаты – белем бирү сыйфатын күтәрү. Укытучылар балалар белән эшләргә бурычлы. Кәгазь эшен без киметергә тиеш. Бу юнәлештә гамәлләребез юк түгел. Әлеге җәһәттән, аерым урынбасарым – Тимерхан Алишев әлеге юнәлешне алып бара. Элемтә министрлыгы белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Укытучыларга аттестация үткәрү, аларның белемен күтәрү, шул ук вакытта, төп отчет бирүне электрон форматка күчереп бетердек. Безнең бүгенге көндә 70 процент мәгълүмат электрон төстә кабул ителә. Бу – директорларыбызга, аларның урынбасарларына бик зур ярдәм. Мәктәпләрдән кем генә мәгълүмат сорамый! Мин үзебезнең министрлыкта информацияне минем имзадан башка бер районга да җибәрмәскә, дигән фәрман кабул иттем. Бу үтәлә. Мәгәр, муниципаль дәрәҗәдә, мәктәпләрдән мәгълүмат сорауны дәвам итәләр. Әмма без моның белән көрәшәбез.
Җыеп кына әйткәндә, бала кайда гына укыса да сыйфатлы белем алырга хокуклы – Казанмы ул, Чаллымы, әллә саф авыл мәктәпләреме. Республикада яшәүче һәр балага югары сыйфатлы белем һәм яхшы тәрбия бирелергә тиеш!
Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде