Республика көнендә Казанга һава юлы буйлап 3 меңнән артык кеше килгән

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.


Кичә, 30 августта, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 240 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган: һава юлы буйлап шәһәрдән 3510 пассажир озатылган, Татарстан башкаласына 3325 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International