Бүген Россиядә сәламәтлеге чикле 1,15 миллион кеше эшли. Бу хезмәткә яраклы яшьтә булган инвалидларның өчтән бере генә.
2020 елга россиядә тагын 400 мең инвалидны эшле итмәкчеләр. Бу хакта Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Михаил Терентьев җиткергән. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта канун чыгаручылар проблемаларны комплекслы хәл итүнең юлларын табу белән шөгыльләнә. Терентьев ассызыклаганча, тикшерү һәм күзәтүләрнең чамадан тыш күп булуын сәбәп итеп, күп кенә эш бирүчеләр инвалидларны эшкә алырга теләми.
"Конституция буенча андый кеше дәүләттән өстәмә гарантяләргә лаек. Кыска эш көне, озаккарак сузылган вакытлы ял... Һәр эш бирүче дә моның белән ризалашмый", – дигән Михаил Терентьев.