ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2016 ел
шимбә
Бүген - Урман утырту көнендә Татарстанда агач утырту буенча көзге акция старт алды. 

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елның 4 нче кварталында терлекчелек предприятиеләре эшчәнлегендә алга куелган җитештерү-икътисадый күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү мәсьәләләре һәм 2017-2018 елларга үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислек итүендә узды.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Самарада узучы "Россиянең ел укытучысы" - 2016 Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Бүген көн тәртибендә "Белем бирү проекты" биреме. Җирәбә салып, 15 укытучы биш кешедән торган өч төркемгә бүленәчәк. Иртә белән һәм төркем 15 минут эчендә проект темасын билгели, ә берничә сәгатьтән Зур жюри, ата-аналар һәм балалардан торган жюри хөкеменә үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итәчәк. Чыгыш ясау өчен аларга 20 минут бирелә.

Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте Казанда V конгрессын уздырачак. Чара 4-8 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Русский мир" фонды теләктәшлегендә узачак.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тулды. Оешманы чирек гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.

5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.

Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумының ике студенты - Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов  «Euroskills-2016»  чемпионатына Россия җыелма командасы составында бару өчен көрәштә җиңү яуладылар. Аларның компетенциясе - "Мобиль робототехника". Бәйге кичә Мәскәү дәүләт машина төзү университетында тәмамланды. 

29нчы сентябрьдә Казанда  "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры булып узды. Анда республиканың 20 көллиятеннән 30дан артык студенты катнашты. Җиңүчеләрнең исемен жюри соңрак игълан итәчәк.

Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде. 

Республикабызының методик үзәге белгечләре Мәскәүдә финанс грамоталылыгын гомум һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертү буенча узган квалификацине күтәрү программасында аттестация үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International