ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

01 октябрь көнне Ямаширмә авыл җирлегендә агач утырту көне булып узды.

Ямаширмә мәдәният йорты каршында эшләп килгән "Чияләр" фольклор ансамбле составының төп өлеше өлкән буын вәкилләреннән тора.Шуңа да  коллектив үзләренең бәйрәмнәрен матур табын артында  җырлап- биеп уздырдылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы законга үзгәрешләр кертүне хуплап чыкты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат үзәге. Әлеге документ ялларга туры килгән очракта да бәйрәм көннәренең күчерелмәвен раслый.

01 октябрь көнне олы Битаман авылнда Агач утырту көне узды.


2
октябрь, 2016 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә агач утырту көннәре үтте. 1 октябрь көнне Алан-Бәксәр мәктәбе, "Көлкәй" балалар бакчасы, Гәр башлангыч мәктәбе коллетивлары агач утыртты, 2 октябрьдә бу изге эшкә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә эшчеләре һәм авыл кешеләре кушылды. Ике көндә барысы 50 шәр төп нарат, карагай, гади чыршы, 30 ар төп алмагач, дүле агачлары, 30 төп артыш куагы утыртылды. Моннан тыш мәдәният йорты һәм авыл җирлеге биналары янында 10 төп зәңгәр чыршы  үз урынын тапты.
1 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары башланып китте. Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылларында яшәүче пенсионерларны традиция буенча Алан-Бәксәр мәктәбенә дәштек. Ветераннар өчен мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният йорты коллективлары зур концерт әзерләгәннәр иде. Концерттан соң, килгән кунакларны мәктәп ашханәсенә дәштек - монда аларны авыл җирлеге һәм спонсорлар көче белән әзерләнгән бәйрәм табыны көтә иде. Өлкәннәребез рәхәтләнеп узара сөйләшеп, рус һәм татар телләрендә җырлар җырлап, тәмле ризыклар белән сыйланып утырдылар. Аларны бәйрәм белән Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, ветераннар советы рәисе Наил Кәлимуллин, мәктәп директоры Надежда Галимҗанова һәм озак еллар җирлек башлыгы булып эшләгән Ригина Батршина котладылар. Ветераннарыбыз өйләренә бик канәгать булып таралыштылар. Шундый ук чара 3 октябрь көнне Гәр һәм Шөмлән авылларында яшәүчеләр өчен Гәр башлангыч мәктәбендә үтәчәк.
1 октябрь көнне иртәдән Алан-Бәксәр авылында урнашкан Ашыт урманчылыгы (Ислейтар урман хуҗалыгы филиалы) районның авыл җирлекләренә, бюджет оешмаларына ылыслы агач үсентеләре өләште. Карагай, нарат һәм гади чыршы үсентеләре Саба урман хуҗалыгыннан кайтарылган булса, зәңгәр чыршы үсентеләре Ашыт урманчылыгы территориясендә урнашкан питомникта үстерелгән. Урманчылар аларны җирдән казып алып бирделәр. Утырту материаллары югары сыйфатлы иде, алар районыбызның төрле почмакларында берничә елдан матур агачлар булып үсеп җитешерләр дип ышанып калабыз.

1
октябрь, 2016 ел
шимбә
Бүген - 1 октябрьдә Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә.

 

Бүген, 1 октябрьдә  - Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә! Бу уңайдан Чаллы шәһәрендә 10 октябрьгә кадәр традицион өлкән буын декадасы оештырылачак. 
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Суыксу авыл җирлегендә яшәүче ялгыз өлкәннәргә Биектау районы башлыгы Калимуллин Рөстәм Галиулла улынннан азык - төлек пакеты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International