Ял итәргә өйрәнгәч кенә...

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы законга үзгәрешләр кертүне хуплап чыкты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат үзәге. Әлеге документ ялларга туры килгән очракта да бәйрәм көннәренең күчерелмәвен раслый.

 

Димәк, өстәмә яллардан "колак кагабыз". Яңалык рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

 

Моныңчы ялларга туры килгән республика бәйрәмнәре күчерелеп, өстәмә ял көннәре бирелә иде. Татарстан Республикасы көне (30 август), Татарстан Республикасы Конституциясе көне (6 ноябрь), Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре ял көннәренә туры килмәсен иде дигән теләктә калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International