ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Талантлы яшьләр турында сүз чыкса, 1 процент сәләт, 99 процент тырышлык кирәк, диләр бездә. Әгәр дәүләт тарафыннан ярдәм булмаса, бала сәләтле булып та,  таулар күчерә алырмы икән соң? Чебен дулап тәрәзә вата алмый, диләр бит. Шуңа да яшьләрнең инновацион юнәлештәге проект иҗатын үстерүдә дәүләт ресурслары таләп ителә.

“WorldSkills” хәрәкәте турында хәзер бишектәге сабыйлар да белә башлаячак. Чөнки Татарстанда яңа ноу-хау: эш күнекмәләренә сабый чактан ук өйрәтәчәкләр.

Үзарасалым – авыл халкының авырткан җире.  Бу сүзне ишетүгә күпләрдә аллергия башлана. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек.  “Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен”,  “Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?” ише сорауларны еш ишетергә туры килә.

Аны дөнья буйлап миллионлаган кеше белә. Аның белән танышырга, аны үз күзләре белән күрергә күпме кеше хыяллана. Аның сүзләре гади, ләкин һәркемнең күңеленә үтеп керердәй. Аның энергиясе, яшәеш көче берничә кеше гомеренә җитәрлек. Аның белән янәшә торган берәү дә бу кеше җитеш түгел дип уйлый да алмый. Бу кеше – Николас Джеймс Вуйчич – аяксыз-кулсыз, ләкин чиксез зур йөрәкле игелекле кеше.

 

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыра торган белем бирү акциясе.

Эссе мунчада каен себеркесе белән чабынып чыккач, мәтрүшкәле-сөтле чәйне карабодай балы кабып эчеп җибәрсәң... М-м-м-м! Авылны макта – шәһәрдә яшә, дисәләр дә, авылга кунакка гына кайтып килүе гаять күңелле, килешерсездер, шәт?

Авыл халкы бер кат җәйге эшләрен тәмамлап җиңел сулыш алырга өлгермәде, янәдән хафада: күпләп умарта кортлары кырыла башлаган! Хәер, аларның ояны ташлап чыгып китүе җәй көне дә күзәтелгән, әмма көзгә кергәч үлә баруы умартачыларны пошаманга сала.

Була шундый кешеләр, алар лаеклы ялга чыгасы елын бармак бөгеп көтә, эштән азат ителү белән йорт мәшәкатенә чума, иске бишмәтен киеп, өй тирәсендә кайнаша, кеше күзенә күренеп йөрми. Икенчеләре исә аларга бөтенләй капма-каршы. Пенсия яшенә җитсәләр дә, яшьлек дәртен югалтмый, энергияләре ташып тора. Сикереп бии, рәхәтләнеп җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Кыскасы, алар өчен яшь чик түгел, үзләрендә тауларны күчерердәй көч, дәрт тоеп яшиләр.

 

Кичә, 18 октябрьдә, Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры Туфан Миңнуллинның “Ялкынсыз яна йөрәк” пьесасы буенча әзерләнгән спектакль күрсәтте. Тамашачыларның күңеленә театрның студент-артистлары күрсәткән авыл яшьләренең мәхәббәт кичерешләре хуш килде.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International