Була шундый кешеләр, алар лаеклы ялга чыгасы елын бармак бөгеп көтә, эштән азат ителү белән йорт мәшәкатенә чума, иске бишмәтен киеп, өй тирәсендә кайнаша, кеше күзенә күренеп йөрми. Икенчеләре исә аларга бөтенләй капма-каршы. Пенсия яшенә җитсәләр дә, яшьлек дәртен югалтмый, энергияләре ташып тора. Сикереп бии, рәхәтләнеп җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Кыскасы, алар өчен яшь чик түгел, үзләрендә тауларны күчерердәй көч, дәрт тоеп яшиләр.
Бүген әнә шундыйларны “Казан” Милли-мәдәни үзәге сәхнәсендә күрергә мөмкин иде. Биредә Казанның 7 районыннан берәр хатын-кыз матурлык бәйгесендә көч сынашты.
Әлеге бәйге беренче тапкыр уздырыла. Әмма Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева фикеренчә, ул дәвамлы булачак. Сәхнәләрне тотардай мондый ханымнар, дәү әниләр булганда конкурсның киләчәге зур.
Катнашучыларның грим бүлмәсе умарта күчедәй кайнап тора. Кемдер чыгышын кабатлый, икенчеләре кием сайлый, чәчтараш, визажистка чират көтәләр. Сүз уңаеннан, “артист”ларны сәхнәгә чыгу өчен бушлай әзерләделәр. Җанатарлар да күренә. Совет районыннан килгән 77 яшьлек Эльвира Крупина исә баянында уйнап, барлык катнашучыларны җырлатты. Совет районы вәкиле белән дә ул таныштырды. Чәчрәп торган әби! Үзе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре икән.
- Пенсиядә өйдә утырып булмый, җырлыйсы, биисе, кызыклы шөгыль белән мәшгуль буласы килә, – ди ул. – Совет районы менә бу ханымны конкурска тәкъдим итте. Ул акыллы, чибәр булудан тыш, укытучы, кул эшләренә оста, челтәрләп бәйләү белән “җенләнгән”. Шуның өстенә халык җырларын җыючы да ул, Державин турында китап та чыгарды. Безнең арада иң атаклы ветераныбыз. Үз вакытында ул башкаланың алтын “теща”сы булып та танылды.
Альбина Обрезкованың 52 ел педагог стажы бар. Киләсе елга 75 яшь тула. Аның өчен җан атарга ире дә килгән.
– Соңгы 12 елда Мәдәният институтының декоратив гамәли сәнгать бүлегендә укыттым. 140тан артык укучы әзерләп чыгардым. Аларның барысы да оста булгандыр дип уйламыйм. Әмма алар кулы белгән бу эшне онытмаслар, – ди Совет районы вәкиле.
Әлеге бәйгене үткәрү идеясе оештыручыларда кинәт туа. Министрлар кабинеты “Улыбка мудрости” дигән акция игълан итеп, күренекле шәхесләрнең портретын җыя. “Нигә безгә шул исемдәге бәйге игълан итеп, иң актив хатымнарны ярыштырмаска? дип уйлый алар.
Катнашучылар арасында бердәнбер татар апасы Наилә Нуриева Киров районы данын яклады. Әмма татарча аңласа да, безнең белән авыз тутырып татарча сөйләшә алмады ул.
– Мин Казанда туып-үстем, – дип таныштыра башлады ул үзе белән. – Энергетика өлкәсендә икътисадчы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кечкенәдән биергә, җырларга яратам. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрим. Сәхнәгә чыгуны көтеп алам. Мин анда яшим. Ике-өч атна элек бу бәйге турында әйткәч, шатлыгымнан башым күккә тия язды. Гомер бер генә, шуны истә тотып яшәргә кирәк. Күңелсезләнергә һич ярамый. Башкаларга да энергия биреп яшәүне үземә максат итеп куйдым. Ни дисәң дә, бәйге бәйге инде! Кичә кичтән бик дулкынландым. Бүген барысы да әйбәт кебек иде. Әмма монда килеп, көндәшләремне күргәч, тагын дулкынлану биләп алды. Кайсы номинициядә җиңәрмен икән дип алдан фаразлый алмыйм. Ничек язылгандыр бит. Уйлап карасаң, матурлык конкурсында катнашу хыялы төшкә дә кермәгән бит. Тик яшьтән сәнгать белән агуланган кеше аннан башка яши алмый. Башка катнашучылардан биюем белән аерылып торам дип уйлыйм.
Чулпан ШАКИРОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары