“Татарча диктант” белемнәрне тикшерә (КЕМ, КАЙДА, КАЙЧАН)

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыра торган белем бирү акциясе.


29 октябрьдә узачак акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнаша һәм татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала, дип хәбәр итә проект авторлары.

Соңгы вакытта Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә барган мөһим үзгәрешләр Татарстанның дәүләт һәм башка телләрен саклауга мөмкинлек булдыра. Татар теле үсеше өчен шартлар тудырыла, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә кызыксыну арта. Шулай да, татар телендә сөйләшү проблемасы бүген дә актуаль.
 

"Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) белән Кыргызстан (Бишкәк) шәһәрләрендә оештырылачак.



Акция 29 октябрь көнне сәгать 11:00дә бер үк көнне һәм бер үк вакытта Татарстан, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә башланачак. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлеклеләре, язучылар һәм билгеле алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак (Татарстан ур., 2 йорт, 3 кат, актлар залы). Диктант текстын Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша укыячак.



Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Теркәлү diktant.tatar сылтама аша башкарыла.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International