12 нче октябрьдан алып 18 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 113 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 83 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 18 нче октябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 181 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 103 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечен тәшкил итә.
Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкның эш белән тәэмин итү үзәгендә мини-ярминкә узды. Чарада КазХимНИИ АҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ, "Альянс Жизнь" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Совет районы буенча Хәрби комиссариаты кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Безнең Әлдермеш авылының өлкән буыны да агач утыртуда читтә калмады. Алар узләре агачлар алып килеп, Әлдермеш мәдәният йорты каршысына агачларын утырттылар. Рәхмәт сезгә өлкәннәр!
15 октябрь көнне Олы Битаман мәдәният йортында Авыл хатын-кызлары көненә багышланган музыкаль кичә узды.
"Гөлчәчәк" балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча тирәсенә 70 төп агач утырттылар.
Ямаширмә авыл китапханәсендә "Мәдәни көндәлек" программасы кысаларында кызыклы чара булып узды
Мәдәният хезмәткәрләре,библиотека, музей эшчеләре Өбрә авылында һәйкәл янын чистарттылар. Һәйкәл тирәсенә агачлар утыртылды.
Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да тирә-якны яшелләндерүдә актив катнаштылар. Алар узләре йөри торган бакча тирәсенә агачлар утырттылар. Һәрберсе үзенең тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтте.Балалар җыр, биюдә генә түгел, ә эштэ дә үзләрен сынатмадылар.Молодцы!