Совет районында узган ярминкә нәтиҗәләре буенча 29 эшкә урнаштыру өчен юнәлеш бирелде

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкның эш белән тәэмин итү үзәгендә мини-ярминкә узды. Чарада КазХимНИИ АҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ, "Альянс Жизнь" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Совет районы буенча Хәрби комиссариаты кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим итте: химия җитештерү аппаратчысы, баш метролог, сатып алулар буенча инженер, слесарь-сантехник, тегүче, контролер, кран машинисты, экскаватор машинисты, слесарь-ремонтчы, электрик, шофер, механик, сапер, снайпер, менеджер, һәм башкалар.

Мини-вакансияләр ярминкәсендә 232 кеше булды, алга таба эшкә урнашу өчен 29 юнәлеш бирелде.


Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International