Талантлы яшьләр турында сүз чыкса, 1 процент сәләт, 99 процент тырышлык кирәк, диләр бездә. Әгәр дәүләт тарафыннан ярдәм булмаса, бала сәләтле булып та, таулар күчерә алырмы икән соң? Чебен дулап тәрәзә вата алмый, диләр бит. Шуңа да яшьләрнең инновацион юнәлештәге проект иҗатын үстерүдә дәүләт ресурслары таләп ителә.
Хәзерге вакытта Россиядә проект иҗаты үсә бара. Ил икътисады да, эш белән тәэмин итүчеләр дә проект ысулларын куллануны таләп итә. Белгәнебезчә, Татарстанда сәләтле балалар һәм яшьләрнең проектларын тормышка ашыра торган мәйданчык булып Талантлар университеты тора. Бу юнәлештә дәүләт ярдәменең берничә төре бар. Ул да булса – предмет олимпиадалары, “Генераль конструктор” проекты һәм эшмәкәрлек юнәлешендәге уеннар. Соңгылары нәтиҗәсендә, балалар чынлап торып проектларга тотына.
Мисал өчен, май-июнь аенда “Минем шәһәр. Минем талантым” күргәзмәсенә сайлап алынган 4000 баланың бары тик 400е генә җәйге мәктәпкә узган. Алар сигез көн эчендә экспертлар, остазлардан төрле күнекмәләр алганнар. Шушы балалар яшәгән территориядә ихтыяҗы булган проектлар декабрь аенда сайлап алыначак.
Техник иҗат аксый
- Хәзерге вакытта безнең яшьләребез проектларының күпчелеген социаль темаларга юнәлтә. Спорт, экология проблемаларына аеруча басым ясыйлар. Ә техника, технология, эшмәкәрлек белән бәйле проектлар азчылыкны тәшкил итә, – диде «Казан талантлар ачык университеты 2.0” оешмасының башкарма директоры Айдар Акмалов.

Аның фикеренчә, Алабуга, Әгерҗе районнарында спорт, экологиягә аеруча өстенлек бирелә. Ә Әлмәттә эшмәкәрлек юнәлешенә игътибар бар. Шуңа да мәктәп, ссуз, вуз дәрәҗәсендә узган конкурс оештыручыларына техника, технология, эшмәкәрлек белән бәйле бәйгеләргә дә басым ясарга кирәк.
Яшьләрнең инновацион юнәлештәге проектларын булдыру өчен махсус биналар кирәк булуы көн кебек ачык. Тик әлегә инновацион иҗат мәйданчыклары Татарстанның 14 районында гына бар. Яр Чаллыдагы “Кванториум” – Россиядәге шундый иң сирәк мәйданчыкларның берсе.
Проект эшчәнлеге белән шөгыльләнер өчен Талантлар университеты да үз мәйданчыкларын тәкъдим итә. Ә мондыйларның саны республиканың 12 районында 40ка җитә. Алга таба һәр районда инновацион иҗатны үстерә торган зоналар булырга тиеш. Әгәр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре “Талантлар университеты”на күптәннән килеп кушылса, Кукмара, Арча, Мамадыш бу хәрәкәттә яңалар булып тора.
Балаларның техник юнәлештәге иҗаты аксавы Талантлар университеты җитәкчелеген дә пошаманга сала. Бу уңайдан, “Генеральный конструктор” дип исемләнгән проект олимпиадасы әлеге өлкәдә алга китешкә ярдәм итәргә тиеш. Ул яшьләрнең үзләре яшәгән төбәкләрдәге мөмкинлекләрен ачыкларга да ярдәм итә.
Предприятиеләр экскурсияләр белән генә чикләнмәсен!
– Без ике арада арадашчы булып торабыз. Бер яктан, уңышлары булган яшьләрне күз уңыннан ычкындырмыйбыз, икенче яктан, предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар арасында “ТАИФ”, “Татнефть», Бөгелмә нефть-автоматика заводы, «Сетевая компания» бар, – дип сөйли Айдар.

Шунысы да бар: бүгенге көндә предприятиеләргә танышу формасында экскурсияләр уздырыла. Ә Талантлар университеты вәкилләре профессиональ яктан үзләрен сынап карый ала торган стажировкаларның булуын тели.
Яшьләр арасында бүген робототехника, сортларга бүлә торган роботлар юнәлеше дә популярлаша бара. Әйтергә кирәк, болар барысы да предприятиедәге эшләрне автоматлаштырырга ярдәм итәчәк.
Балалар һәм яшьләрне эшмәкәрлек күнекмәләренә дә төшендерәләр. “Безнең иң танылган проектыбыз “Мәктәп бизнес-компаниясе” дип атала. Дөресен генә әйткәндә, бу – икътисади юнәлештәге уен. Балаларны хәзерге вакытта конкурс чаралары белән җәлеп итеп була”, – ди мәктәп укучыларында эшмәкәрлек күнекмәләре, икътисади белемнәрне арттыру белән шөгыльләнә торган Ләйлә Бикчәнтәева. “Мәктәп бизнес-компаниясе” проекты көчлеләрдән санала. Бу юнәлештә эшләп килгән Мәскәү оешмаларын да уздыра икән ул кайвакыт.
Авыл хуҗалыгы өлкәсе күләгәдә кала
Кызганыч, кайбер университетларны шунда ук күреп алсалар, беришләре, киресенчә, күләгәдә кала. Казан дәүләт аграр университетында белем алучылар – шундыйлардан.

- Укучыларның авыл хуҗалыгы тармагы турындагы күзаллавы бик чикле. Алар бу өлкәне арба, ат, тирес итеп кенә күз алдына китерә. Безнең тармакның җәлеп итүчәнлеге түбән дәрәҗәдә булуы белән дә еш очрашып торабыз. Монда парадокс килеп чыга. Без авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән продуктларны көненә берничә тапкыр ашыйбыз. Ә бу эшчәнлек белән шөгыльләнүгә игътибар җитми, – ди Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова.
2014 елдан башлап, Талантлар университеты кысаларында, “Талантларны ачу” дигән форум үткәрелеп килә. Аның беренчесендә 2016 елда балалар һәм яшьләрнең республика икътисадына интеграциясе моделе тәкъдим ителә. Биредә балалар үз потенциалларын белеп, үзләре көчле булган өлкәләрне ачыклаячак. Монда катнашучы – муниципаль район – предприятие – остаз – эксперт чылбыры кулланылачак.
Татарстанның Мәгариф һән фән министрлыгы исә талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтә. 1500дән артык кеше Россия бюджетыннан ярдәм алган. Вуз вәкилләре исә ел саен теге яки бу конкурс исемлеккә керсен иде дип тырыша. Чөнки нәкъ менә алар нигезендә ил бюджетыннан ярдәм күрсәтелә. Тик, ни кызганыч, мондый чараларның саны кыскарган. Димәк, ярдәм алырга мөмкин булган яшьләрнең саны да азайган, дигән сүз.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА