ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Красносельский авыл җирлеге - Биектау районының үзәге. Гражданнар җыенына халыкның бик күп килүенә дә бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ни дисәң дә, авыл җыены власть вәкилләре белән халык арасында үзенчәлекле күпер булып, аларны тоташтырып тора. Менә шундый очрашулар вакытында кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдантуры бирә, көн кадагына сугучы проблемаларны кузгата, авылны төзекләндерү буенча теләк-киңәшләрен әйтә алалар.

Татарстан Республикасында 2019 елның 4 ноябрендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башланды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан фотографияләрнең һәм видеодокументларның бай коллекциясен күрсәтү дә җитә.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

1 һәм 2 февральдә Казанда Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы мәктәбендә шахмат буенча Казан шәһәре Мэрының беренче кубогы ярышлары узачак.

2 февральдә «ARENALAND ZIMA» кышкы фестивале кысаларында TIMERMAN чараларының мультиспорт сериясе үз тарихында беренче тапкыр биатлон буенча һәвәскәрләр ярышын уздырачак. Барлык ату инвентаре оештыру комитеты мөстәкыйль рәвештә тәкъдим итәчәк, ә яңа уенчыларга бушлай тренировка һәм ату үткәреләчәк. Старт «Ак Барс Арена» да 15:30 сәгатьтә башлана.

29 һәм 30 гыйнвар көннәрендә «Төзүче» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Ярышлар округның иң көчле спортчыларын берничә дисциплинада җыйды.

29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казанда Бадминтон үзәге базасында кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге ярышлары узачак. 30 гыйнварда ярышларны ачу тантанасы булды.

Ярышлар Киров өлкәсендә уза.

28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты уза. Ярышларның икенче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында спринт узды.

13-17 гыйнварда Идел буе дәүләт Спорт академиясендә Россиянең 10 төбәгеннән (Татарстан, Удмуртия һәм Чуваш Республикаларыннан, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Самара, Ульяновск, Пенза, Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән) 60 тан артык вәкил катнашында спорт гимнастикасы буенча тренерларның квалификациясен күтәрү курслары узды.

Спорт сөючеләрне көндезге һәм кичке программа көтә.

«Ак Барс Арена»да 2020 елда беренче зур вакыйга-ArenaLand ZIMA 2020 | SPORT | MUSIC | NETWORK 2 февральдә була.  Фестивальнең бәйрәм атмосферасын һәм кышкы спорт төрләрен яратучыларны көндезге программага бушлай керү, спорт активлыклары, шулай ук Т–KILLAH һәм Michael Jackson Tribute Show төп сәхнәдә, Төнге биюдә Барселонадан легендар дуэт көтә.

Татарстанда  12 - 14 февральдә  Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International