Татарстан чаңгычылары Идел буе федераль округы чемпионатында лидерлар рәтендә

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Ярышлар Киров өлкәсендә уза.

28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты уза. Ярышларның икенче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында спринт узды.

Уйнатылган бүләкләрнең күбесен янә Татарстан чаңгычылары яулады.

Ир – атлар арасында Андрей Феллерда – алтын, икенче урында-Денис Катаев, өченчедә-Павел Сюлатов. Хатын-кызлар ярышларында беренче урында-Христина Мацокина, икенчедә – Ольга Сергеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International