Казанда кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы ярышлары старт алды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Ярышлар округның иң көчле спортчыларын берничә дисциплинада җыйды.

29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казанда Бадминтон үзәге базасында кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге ярышлары узачак. 30 гыйнварда ярышларны ачу тантанасы булды.

Спортчыларны ТР Конституция суды рәисе, РСБИның ТР буенча филиалы президенты Фәрхать Хөснетдинов, ТР Прокуратурасының дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Владимир Циома, РСБИның ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, өлкән тренер, ТР Кикбоксинг федерациясе җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләделәр һәм уңышлы чыгышлар теләделәр.

Казанда узачак ярышларда Идел буе федераль округы шәһәрләреннән ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша, алар чемпионат кысаларында «фулл-контакт и «К1» дисциплиналарында җиңүчеләрне билгеләячәк. Идел буе федераль округы беренчелеге шулай ук «К1» (17-18 яшьлекләр һәм яшүсмер кызлар; 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар) һәм «фулл-контакт» (17-18 яшьлекләр һәм яшүсмер кызлар, 15-16 яшьлек һәм 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар) дисциплиналарында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International