Спорт академиясендә спорт гимнастикасы буенча тренерларның квалификациясен күтәрү курслары узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

13-17 гыйнварда Идел буе дәүләт Спорт академиясендә Россиянең 10 төбәгеннән (Татарстан, Удмуртия һәм Чуваш Республикаларыннан, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Самара, Ульяновск, Пенза, Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән) 60 тан артык вәкил катнашында спорт гимнастикасы буенча тренерларның квалификациясен күтәрү курслары узды.

5 көн дәвамында Россия спорт гимнастикасы Федерациясенең әйдәп баручы белгечләре: Россиянең атказанган тренеры, Россия җыелма командасы резервының өлкән тренеры Дмитрий Андреев, тренер-акробат Михаил Воронин, Россия җыелма командасы тренеры Игорь Козенков, Олимпия чемпионы Елена Шевченко үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. 

Алар курс тыңлаучылары алдында ярыш күнегүләрен башкаруга хөкемдарлыкның заманча таләпләре үзенчәлекләрен ачып, спорт гимнастикасында гамәлдәге норматив-хокукый база, спортчының физиологиясе, спорт туклануы һәм спортта допингка каршы тәэмин итү үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International