«Мандарин» бию студиясенең шаяннар һәм тапкырлар командасы сентябрьдә Анапада узган Халыкара фестивальдә катнашты. Россиядән һәм бердәмлек илләреннән килгән йөздән артык команда арасында Биектау командасы җиңү яулап кайтты.
Районыбызда олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы, үз һөнәренең чын осталары булган укытучылар байтак. Флюра Афанасьева нәкъ шундыйлардан. Ярты гасыр дәвамында балалар укытып, шулар дип янып-көеп яшәгән ветеран укытучы күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Флюра Васильевна укытучылар нәселеннән. Аның әбисе заманында үз өенең бер өлешен мәктәпкә бирә. Үзе шунда укырга, язарга өйрәнә һәм соңыннан шул ук мәктәптә балаларны һәм авылдашларын укыта.
30 сентябрьдә Биектау районында тагын бер газүткәргеч сафка басты. Шулай итеп, районның тагын 1000 йорты зәңгәр ягулык белән тәэмин ителәчәк. Газүткәргеч ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күптән түгел футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы беренчелегенә финал этабының 4-нче туры узды.
Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Биектау районында "Куркынычсызлык мәктәбе-2021" ярышлары уздырды.
Җәй коры, эссе килгәнлектән, умартачылар быел бал булырмы дип шикләнгән иде. Әмма бу шикләр урынсыз булып чыкты. Умартачылар быел узган елгы уңыштан да күбрәк бал җыеп алды. Сая авылы умартачысы Алмаз Шакиров та уңышка шатланып туя алмый: “Быел бал уңышы сөендерде. Кайбер умарталардан 50шәр килограмм бал алган умартачылар да булды. Минем 60 умартам бар. Быел бер умарта уртача 25 килограмм бал бирде. Җәй салкын, яңгырлы елны бер умарта уртача 5 килограмм бал бирә”, - ди Алмаз Шакиров.
Быел гөмбә күп түгел. Шуңа күрә дә гөмбәчеләргә, уңыш эзләп, урман эченә үк керергә туры килә. Ә анда югалып калуың да бик мөмкин. “Лиза-Алерт” статистикасы мәгълүматлары да шуны дәлилли: һәр уникенче гөмбәче урманнан әйләнеп кайтмый. “Тыныч ау”ның ахыры күңелсез тәмамланмасын өчен нишләргә?
Шактый еллардан бирле урнашкан күркәм гадәт буенча ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстанның республикабыз үсешенә саллы өлеш керткән, балаларын җәмгыять өчен лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә. Биектау районыннан әлеге матур очрашуга Гариповлар гаиләсе чакырылган иде.
Биектауда федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча территориаль бүлекләре арасында функциональ янгын сүндерү ярышлары узды. Чарада республиканың төрле районнарыннан 14 бүлек вәкилләре көч сынашты.
Тиздән Биектау станциясендә яңа сырхауханә үз ишекләрен ачачак. Без биредә нинди белгечләр эшләячәге һәм Үзәк район хастаханәсендә гамәлгә керәчәк диагностикалауның яңа ысуллары турында белештек.