ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүгенге көн Остап Бендерлары кеше алдауның ​ яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара. Хәзерге көндә алар ​ инде челтәрле элемтә аша кеше талый башладылар. Мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча “эшләү” өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга кызыгуыннан файдаланалар. Мошенниклар тиз генә акчаны кулга төшерәләр һәм юкка чыгалар.

Футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы беренчелегенә финал ярышларының 5 туры тәмамланды.

 Биектау районында 1 октябрьдә 2021 елгы​ көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.​ Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына быел районнан 220 гә якын егетне җибәрү күздә тотыла. Көзге чакырылыш кампаниясендә хәрби хезмәт үтәү өчен Россия гаскәрләренә 60 ​ егетне җибәрү планлаштырыла.

Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә ​ тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы ​ ​ Нурия Галләмова бәхетне эшендә тапкан. Укытучылык таланты аңа тумыштан бирелгән. Бүгенге героебызны ​ кыска гына ​ әнә шулай характерлап булыр иде. Нурия Галләмова 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Шул еллар эчендә әлеге һөнәрне сайлаганына  һич кенә дә үкенмәгән.

Биектау районының йөзек кашы булган “Казан арты” паркында яшел үсентеләр артканнан-арта бара. Чөнки моннан 4 ел элек,​ 2017 елда,​ ​ Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре​ биредә Гадел хөкем аллеясын булдырган иде.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга​ ташламалар,​ төрле социаль түләүләр федераль һәм Россия субъектлары дәрәҗәсендә оештырыла. Федераль дәрәҗәдә бирелә торган өлешендә, пенсия һәм башка​ ​ социаль пособиеләрдән тыш, пенсионерларга, инвалидларга ​ социаль хезмәтләр пакеты каралган. Пакетка югарыда әйтеп ​ үтелгән гражданнарны ​ медикаментлар белән тәэмин итү, аларга шифаханәләргә юлламалар бирү һәм ​ шифаханәләргә барганда, кайтканда бушлай транспорт белән тәэмин итү кебек хезмәтләр кертелгән.

Өлкәннәр көне - ул чиксез кадерле кешеләр - безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кешенең зирәк булып  җитлеккән, күңел юмартлыгының ташып торган чоры. Зур тормыш юлы үткән, икътисади һәм сәяси тетрәнүләр кичергән кешеләр буыны бәйрәмнәргә бик тә лаек буын.

Биектау районы коммуналь предприятиесе хезмәткәрләре халыкны су белән тәэмин итә торган торбаларга законсыз рәвештә тоташкан йорт хуҗаларын ачыклау​ максатыннан​ рейд уздырды. Рейд барышында 60 йорт сусыз калды.

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү, тәрбия  өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп билгеләп үтә. Бакчаның музыка буенча җитәкчесе Марина Костюнина балаларның бию, җыр, рәсем сәнгате буенча талантларын ачарга ярдәм итә, аларны төрледән-төрле мавыктыргыч уеннар белән җәлеп итә. Шул сәбәпле сабыйлар бакчага бик теләп йөри. Алар Марина Николаевна белән бергәләп өйрәнгән җырларның барысын да  яттан белә.

Биектау районы үзәк хастаханәсенең стационары вакытлыча инфекцион госпиталь итеп үзгәртелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International