Биектау районында кабат госпиталь ачылды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Биектау районы үзәк хастаханәсенең стационары вакытлыча инфекцион госпиталь итеп үзгәртелде.

Барлык ​ амбулатор хезмәт күрсәтә торган медицина бүлекләре элеккечә эшли. Шул исәптән, травмпункт та кичке һәм төнге режимда эшли, ял көннәрендә дә кабул итә. ​ Ә авыр хәлдәге пациентлар, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан шәһәре хастаханәләренә озатыла.

Коронавирусның кискен таралуы сәбәпле республика район хастаханәләрендә ковид-госпитальләр кабат ачыла башлады. 2 октябрьдә Биектау районы үзәк хастаханәсендә дә коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен ​ 72 урынлык госпиталь ачылды. Госпиталь хезмәткәрләре үз эшләренә бик җентекләп әзерләнде: ​ дәвалау учреждениесе тиешле медицина җиһазлары белән җиһазландырылды, дарулар белән тәэмин ителде.

Югары квалификацияле медицина ​ персоналы ​ COVID-19 белән авыручыларны кабул итәргә тулысынча әзер.

Искәртеп үтәбез, Биектау районында 2020 елда ковид госпитале эшләп алган иде инде. Ул вакытта барлык табиблар, кече медицина хезмәткәрләре тиешле тәҗрибә туплап өлгергән иде. Бүгенге көндә алар кабат махсус укуларда катнашып, дәвалау серләренә төшенделәр. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан барлык саклану чаралары да күрелә: алар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, махсус саклагыч костюмнар белән тәэмин ителгән. Госпитальдә даими рәвештә дезинфекция үткәрелә.

“Авырулар безгә Казан һәм ​ Яшел Үзән шәһәрләреннән, Питрәч, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Саба, Әтнә районнарыннан килә, - ди Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Азат Сидуков. – Бер ​ пациент госпитальдә, уртача, ​ 11–13 көн дәвалана”.

​ Госпиталь кислород концентратлары белән кирәгенчә тәэмин ителгән. Организмы кислородка кытлык кичергән пациентларга мондый дәва бик тә мөһим. Үпкәне ясалма рәвештә ​ кислород белән баету аппаратлары да җитәрлек күләмдә. Авыруларның хәлен ​ даими күзәтеп торуда ​ ярдәм итә торган пульсоксиметр, кровать янына куела торган монитор, күчеп йөртелә торган рентген аппаратлары – барысы да табибларның кул астында гына.

​“Безгә авыруның төрле стадиясендә булган пациентлар килә, - дип Азат Сидуков. – Пациентны тикшергәннән соң аны дәвалау планы төзелә. Табиб шул планнан читләшергә тиеш түгел”.

​Госпитальнең кызыл зонасында, һәрвакыттагыча, өлкәннәр күпчелекне тәшкил итә. Вирусның яңа ​ штаммы организмга бик каты “бәрә”. Татарстанда коронавирус тарала гына башлаган чорда өлкәннәр ешрак авырый иде. Бүген вазгыять үзгәреп бара. Хастаханәләргә күбрәк урта яшьләрдәгеләр ​ килә. COVID-19 белән балалар да авырый башлады.

Табиблар билгеләп үткәнчә, бүгенге кискен хәл вакытлыча гына күзәтелергә тиеш. Чөнки ковидтан саклануның бердәнбер һәм ышанычлы ысулы бар – ул да булса вакцина ясату. Тиздән грипп сезоны да килеп җитәчәк. Анысыннан да прививка ясату зарур.

​Коронавирус яңа көч белән һөҗүм итә. Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, соңгы бер айда гына да һәр атна саен авыручылар саны 10% ка арта бара. Пандемия башланганнан бирле республикада 27​ 331 авыру очрагы теркәлгән, ә үлүчеләр саны 770 кә якынлашып килә. Соңгы тәүлектә генә дә 6 кешенең гомере өзелде. Вакцина - ковидтан котылуның иң үтемле чарасы. Башка чара әлегә уйлап табылмаган.

Елена МАРТЫНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International