«Эверест» республика беренчелегенә омтыла

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Күптән түгел футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы беренчелегенә финал этабының 4-нче туры узды.

Биектау районы «Эверест» командасы үз кырында Ижевскиның  «Динамо-Делин» командасын кабул итте.

Узган турда бу ике команда Ижевск шәһәрендә очрашкан иде. Биектау футболчыларына күрше республика кырында уйнау зур кыенлыклар тудырды. Чөнки уен ерак юлдан килгән көнне үк оештырылды.  «Эверест»ның иң көчле уенчылары бу очрашуга килә алмады. Уен барышында Биектау командасында бер генә футболчы алышынды. Ә көндәш команда үзенең 4 уенчысын алыштырды. Ни дисәң дә, аларга яңа көчләр өстәлеп торды. Болар барысы да уен нәтиҗәсенә йогынты ясамый калмады. Уен көндәшләр файдасына 5:1 исәбе белән тәмамланды.

Финал этабының 4-нче туры календаре буенча «Эверест» белән  «Динамо-Делин» командасы Биектау кырында тагын очрашты. Тренер Станислав Тюрин командасы Удмурт Республикасында оттырган уен өчен көндәшләреннән  “үч” алырга чыкты. «Эверест» командасы тулы состав белән уйнады. 5 сәгать буе юлда килгән кунакларга шул ук көнне футбол кырына чыгарга туры килде. Алар бу юлы да җиңү өчен килгән иде, бер генә уенчы да бирелергә уйламады. Уенның беренче таймында ике команда да бертигез дәрәҗәдә уйнады. Үз капкаларына кергән беренче туптан соң алар югалып калмады, берничә минуттан эверестлылар капкасына беренче тупны кертте. Беренче тайм ахырында гына Биектау командасы, пенальтидан тагын бер туп кертеп, өстенлек алды.

Уенның икенче таймы Удмурт Республикасы башкаласыннан килгән кунакларның өзлексез һөҗүме белән башланып китте. Алар, исәпне тигезләргә теләп, үзләрен аямыйча уйнады. Шул сәбәпле кырның «Динамо-Делин» командасы ягы еш кына яклаучысыз калды. Ә Биектау һөҗүмчесе Артём Петухов мондый мөмкинлектән беркайчан да файдаланмый калмый. Соңгы 15 минут эчендә ул көндәшләре капкасына 3 туп кертергә өлгерде. Артём Петухов, көндәш команданың ике яклаучысы арасыннан виртуоз рәвештә үтеп, тупны «Динамо-Делин» капкасының почмагына таба юнәлтте. Бу вакытта капкачы икенче почмакта калды. Эверестлылар керткән һәр туп республика беренчелегенә бара торган ярышларның классик фондына керерлек булды. Нәтиҗәдә, уен 5:1 исәбе белән «Эверест» командасы файдасына тәмамланды. Бу уен биектаулылар өчен чын мәгънәсендә реабилитация булды. Киләсе турда «Эверест» Бөгелмәнең «Нефтяник» командасы белән очрашачак. Матч 3 октябрьдә «Энергетик» стадионында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International