Биектауда федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча территориаль бүлекләре арасында функциональ янгын сүндерү ярышлары узды. Чарада республиканың төрле районнарыннан 14 бүлек вәкилләре көч сынашты.
Ф у н к ц и о н а л ь я н г ы н сүндерү ярышлары, кыскача гына әйтсәк, янгын кроссфитының икенче этабында катнашучыларга мөмкин кадәр кыска вакыт аралыгында 8 сынау узарга тәкъдим иттеләр. Барысын да бик тиз эшләргә кирәк, чөнки судьялар комиссиясе нәтиҗәне соңгы катнашучыга карап бәяләде.
- Хис-кичерешләр шәп. Ярышлардан адреналин алдык. Мондый чаралар бик кирәк. Укулар күнекмәләрне автомат рәвештә башкарырга өйрәнергә булыша. Һәркемгә билгеле булганча, өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңел булачак, - ди янгын сүндерүче Габделнур Абдуллин.
Ярыш чыннан да авыр иде. Катнашучылар арасында сынаулар узганда тукталып калучылар да булды. Каршылыкларны узудан тыш, аларга янгын сүндерүчеләр экипировкасында йөгерергә туры килде. Ә бу өстәмә 15 кг дигән сүз. Әнә шул авырлык белән 24 килограммлы герне дә 10 тапкыр күтәрергә туры килде.
- Ярышлар шактый катлаулы. Без аны мондый форматта беренче тапкыр үткәрәбез. Әлеге күнегүләр янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш шартларда нәрсәләр белән очрашканны яки очрашырга мөмкин булганны күрсәтә, - дип ярышларга йомгак ясады Биектау районының 113 янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Азат Кәлимуллин.
Мондый ярышлар республикада тәүге тапкыр оештырыла. Аның максаты - көч кулланылучы спорт төрләрен популярлаштыру, шулай ук, янгын сүндерүче хезмәтендә физик һәм махсус әзерлекнең ролен күтәрүдән гыйбарәт. Икенче этап нәтиҗәләре буенча республика финалына Балтач һәм Биектау коткаручылары чыкты.