Районыбызда олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы, үз һөнәренең чын осталары булган укытучылар байтак. Флюра Афанасьева нәкъ шундыйлардан. Ярты гасыр дәвамында балалар укытып, шулар дип янып-көеп яшәгән ветеран укытучы күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Флюра Васильевна укытучылар нәселеннән. Аның әбисе заманында үз өенең бер өлешен мәктәпкә бирә. Үзе шунда укырга, язарга өйрәнә һәм соңыннан шул ук мәктәптә балаларны һәм авылдашларын укыта.
75 яшь тулган көнне Флюра Васильевнаны иң беренчеләрдән булып мәктәпне 1983 елда тәмамлаган Вахит Камалов котлады. 40 елга якын вакыт узган, ә укучы үзенең укытучысын онытмаган. Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, күпме генә еллар узмасын, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыйдыр. Флюра Васильевна дәрес биргән укучылар саны 3 меңнән артып китә, ә ул шуларның берсен - Вахит Камаловны, аның әти-әниләрен бик яхшы хәтерли. Элеккеге укучысының тормыш иптәше белән таныш. Флюра Васильевна бүген хатирәләр белән яши. Аның альбомында бихисап фотолар саклана. Укытучы аларны кәефе булган саен алып карый. Фотоларның һәрберсеннән аның укучылары карап тора. Флюра Васильевна аларның һәрберсен бик яхшы хәтерли.
“Мин математика фәнен укыттым. Ә балаларда математикага мәхәббәт уяту өчен ай-яй күпме тырышырга кирәк! Баланың кечкенә генә уңышын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Баланы мактап, кызыксындыру чаралары белән аның күңелендә фәнгә мәхәббәт уятырга кирәк. Укытучы укучыда үз-үзенә ышаныч уятырга тиеш. Математика фәне - авыр фән. Ә мин аны җиңеләйтергә тырыштым. Фәннәр патшасын авыррак үзләштергән балаларга яхшырак билгеләр дә куйгаладым. Вакыт-вакыт балалар белән шаяртып та ала идем: дөрес чишелгән мәсьәләдә алардан хата эзләтә идем”, - дип, елмаеп искә ала Флюра Афанасьева.
Бүгенге көндә Флюра Васильевна үзенең зур, тату гаиләсендә, якыннары янәшәсендә яши. Аның 4 баласы, 9 оныгы бар. Үз балаларына карата ул укучыларына караганда таләпчәнрәк була, кырыс шартларда тәрбияли. Балаларының һәрберсенең дәресләрен тикшерә, көндәлекләрен даими күзәтеп бара, аларны хезмәт белән тәрбияли.
“Дәресләрдән, өй эшләреннән бушаган арада минем балалар спорт белән шөгыльләнделәр, музыканы үз иттеләр”, - дип искә ала Флюра Васильевна.
Флюра Афанасьеваның әти-әнисе дә әбиләре нигез салган нәсел һөнәрен сайлый - алар да үз гомерләрен балалар укытуга багышлый. Флюра Васильевнаның әти-әнисе 11 бала тәрбияләп үстерә. Алар барысы да әтиләре дәресләрен тыңлап үсә һәм соңыннан үзләре дә укытучы була.
“Үземнең укытучы булып китүем белән мин әти-әниемә рәхмәтле, - ди Флюра Васильевна. - Мәктәпне тәмамлагач та Алабуга педагогия институтына юллама алдым. Бер ел Алабуганың үзендә торып укыганнан соң читтән торып укуга күчтем”. Авыл укытучысы үз вазыйфасын гына үтәп калмый.
Авыл җирендә хуҗалыкка печән әзерләргә дә җибәрәләр, бәрәңге җирендә дә, урман хуҗалыгына да эшләтәләр, сайлау, референдум кебек эшләрдә укытучы агитатор ролен башкара. Ул вакытта авылда тәртип өчен дә укытучы җавап бирә - авылдагы тәртипсез гаиләләрне әхлакка өндәргә дә укытучы чыга. Балаларның әти-әниләре төнгә кадәр фермада эшли. Ә укытучы аларның балалары белән дәрес хәзерли, аларга китаплар укый. Флюра Васильевна балаларга татарның бөек язучылары турында сөйли, укучылар белән татарча гына сөйләшә.
“Мин үзем укыткан һәр баланы Габдулла Тукай музеена алып бара идем. Хәтта Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгәндә дә, ара ераклыгына да карамастан, балаларга Тукай музеен күрсәттем. Район мәгариф идарәсе еш кына татар теле буенча семинарлар әзерләвемне үтенеп мөрәҗәгать итә иде. Ә мин рәхәтләнеп риза була идем. Балалар белән татар телендә концертлар куя идек. Гомумән, балалар белән бер гаилә кебек яшәдек. Арабызда бары тик җылы мөнәсәбәт кенә була иде”, - дип искә ала Флюра Васильевна.
50 ел буе меңәрләгән балага җан җылысын, энергиясен, көчен эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, Флюра Васильевнаның шундый мөлаем булып кала алуы, ихласлылыгын югалтмавы бүген дә сокландыра.