ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 08 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясы нигезендә дәүләт хезмәт күрсәтүләр һәм коммерция эшчәнлегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм тиешле территориядә яшәүче башка халык телләре һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле күләмдә кулланыла. Телне белмәү сылтавы белән гражданнарга хезмәт күрсәтүдән баш тарту закон нигезендә җаваплылыкка китерә


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасы дәвам итә.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында" 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карары нигезендә индивидуаль эшкуарлар, оешмалар һәм эшчәнлекнең билгеле бер төрләре предприятиеләре өчен 2022 елның икенче һәм өченче кварталы өчен иминият взносларын, шулай ук индивидуаль эшкуарлар тарафыннан 300 000 сумнан артып киткән керемнәр суммасыннан 2021 ел өчен Пенсия фондына күчерелгән иминият взносларын түләү сроклары 12 айга кичектерелә.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 03.12.2020 ел № 354 боерыгы белән, электрон сәүдә каналлары буенча, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.
Үткәрелә торган эш кысаларында эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнарның маркетеплейсларга чыгу мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумы, пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү һәм билгеләү үзенчәлекләре турында,  шулай ук «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законның 25 статьясындагы 1 пунктының дүртенче-алтынчы абзацларында каралган иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен индексацияләү (өстәмә арттыру) коэффициентын, бер пенсия коэффициенты бәясен өстәмә арттыру коэффициентын һәм пенсияләрне өстәмә индексацияләү коэффициентын раслау турында» 2022 елның 28 маендагы 973 номерлы карары нигезендә, 2022 елның 1 июненнән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 15 279 сум тәшкил итә.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча сатуга ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Сезнең игътибарыгызга җиткерәбез, 2022 елның 14 июненнән түбәндәге микрофинанс продуктларына процент ставкалары киметелде.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм аларны савыктыруны оештыру мәсьәләләре буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «кайнар линия» үткәрә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 12 июнь (Россия көне) бәйрәм көне булу сәбәпле, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - КФҮ ДБУ) ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын күрсәтә.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Сезнең игътибарыгызга җиткерәбез, 2022 елның 27 маеннан түбәндәге микрофинанс продуктларына процент ставкалары киметелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International