ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2013 ел
якшәмбе
Иске-Казан  авыл җирлеге башкарма  комитеты  Камай авылында яшәүче  Фәнзилә белән Сәлимҗан  Гайсиннарны тәбрик итте – аларның бергә гаилә корып  яши башлауларына 50 ел тулды.
Яз – белем бирү учреждениеләрендә эш нәтиҗәләренә йомгак ясау вакыты. 
Апрель аенда ике якташыбыз – Мария Шулаева белән Александра Орлова  олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Икесенә дә 90 яшь тулды.
25 апрельгә  алынган мәгълүматлар буенча,  халык һәм оешмалар агымдагы  елның  икенче яртыеллыгына район газетасына 2400 дән күбрәк экземплярга язылдылар.
Райондагы инвалидлар җәмгыяте  активистлары  чәршәмбе көнне «Өмет» Үзәгендә кунакта булдылар.
Һөнәр сайлау –  мәктәпне тәмамлаучылар өчен  иң мөһим һәм фикер алыша торган тема. Кая укырга барырга? Нинди һөнәрне сайларга?
Туган як җир йөзендә күңелгә иң ятышлы, иң матур урын санала. Биредәге табигать тә иң гүзәл, әкиятләр дә иң кызыклы, кешеләр  дә иң сөйкемле һәм шәфкатьле була. Мондагы бөтен нәрсә  күңелгә якын,  кадерле һәм кабатланмас. 
1 нче Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбендә парламент дәресен геральдика темасыннан башладылар.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Һәр кеше, больницага барганда, анда грамоталы, изге күңелле, аңлый белүче табибны күрергә өметләнә. Бу яктан Дөбъяз  участогында яшәүчеләргә бәхет елмайды, монда   участок больницасының  баш табибы булып 30 ел Рөстәм Фатыйхов эшли.

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
“Универсиада-2013”  заманча спорт һәм эстрада  биюе фестиваленең гала-концерты  хореография  сәнгатенең матур, рухландыргыч  бәйрәме булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International