Күпләр аттестат алган-нан соң нәрсә белән шөгыльләнәчәкләре турында ныклы карарга килгән инде, әмма киләчәктә нинди юлны сайларга белми аптырап торучылар да бар. Нәкъ менә алар өчен 3 нче Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Үзеңне һөнәрләр дөньясында тап” дигән темага матбугат конференциясе узды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Мәшгульлек үзәге директоры Лениза Газизуллина катнаштылар.
– Һөнәрләр бик күп, – дип башлады үзенең чыгышын Лениза Газизуллина. – Нинди генә һөнәргә тукталсагыз да, уңышка ирешү өчен күп хезмәт куярга туры киләчәген онытмау зарур. Сезнең нинди өлкәдә күбрәк файда китерәчәгегезне алдан билгеләргә безнең Мәшгульлек үзәге дә ярдәм итәргә мөмкин. Белгечләр өлкән сыйныф укучыларына тест уздыруга һәрвакыт әзер, чөнки аның нәтиҗәләре һөнәр, уку йортын сайлау буенча алдан киңәшләр бирергә мөмкинлек тудыра. Хезмәт базарындагы вәзгыять, нинди вакансияләр барлыгы турында мәгълүматка ия булу бик тә мөһим.
Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән даими рәвештә очрашулар уздырыла, аларда укучыларның ВУЗларда, техникумнарда, училищеларда укып чыкканнан соң туган районында эшкә урнашу мөмкинлеге, яшь белгечләргә ярдәм чаралары, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруның перспективалы юнәлешләре турында фикерләр алышына.
Авыл хуҗалыгы белгечләренә мохтаҗлык белән бәйле ситуацияне Усад һөнәр-техник училищесы төзәтергә әзер, ул авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинистлары, автомеханиклар, электр-газ белән эретеп- ябыштыручылар, пешекчеләр, контролер-кассирларны әзерли, хәзер яңа белгечлек барлыкка килде – саклык банкы контролеры.
Икенче курс студенты Миләүшә Мөхетдинова һәм училище укытучысы Рузалия Кулиева үзләренең уку йорты турында сөйләделәр. Усадта укып, егетләр һәм кызлар фәнни теорияне өй-рәнәләр, мәҗбүри производство практикасы узалар, ягьни училищедан хезмәткә әзер мөстәкыйль белгечләр булып чыгалар, ә бу исә авыл хуҗалыгы районы өчен аеруча мөһим.
70 нче Усад һөнәр училищесын тәмамлаучылар, диплом алгач һәм БДИ тапшыргач, белемнәрен дәвам итү һәм уку йортларына укырга керү, югары квалификацияле белгеч булу өчен барлык мөмкинлекләргә ия булалар. Нәкъ менә һөнәр-техник училищесы шәхес булып җитешүдә ярдәм итә, бу үзеңне тикшерергә, нәрсәгә сәләтле булуыңны аңларга менә дигән мәктәп.
– Бүген барлык дәрә-җәләрдә квалификацияле кадрларга кытлык белән бәйле ситуация барлыкка килде, – дип дәвам итте башланган сөйләшүне Лениза Газизуллина. – Предприятиеләргә һәм оешмаларга машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп-ябыштыручылар, ташчылар, механиклар, токарьлар, штукатурлар, малярлар, электриклар, электромонтерлар, слесарьлар, сатучылар, тегүчеләр, пешекчеләр, кладовщиклар, элемтә операторлары, шәфкать туташлары кирәк. Инженер, бухгалтер, юрист, табиб вакансияләре дә бар.
Укучылар белән очрашуга төрле елларда Биектауның 3 нче мәктәбен тәмамлаган, ә хәзерге вакытта яраткан эшләре белән шөгыльләнүче дипломлы белгечләр дә килде.
– Без бу мәктәпне беренчеләрдән булып тәмамладык, – дип башлады сүзен “Энергосбыт”ның Идел буе бүлегендә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Азат Хәбибуллин. – Кайчандыр мин дә кайсы юлны сайларга икән, дип уйландым. Безнең гаиләдә бөтенесе дә авыл хуҗалыгы белән шөгыль-ләнәләр, ә мин энергетика белән кызыксындым. Шуңа күрә энергетика институтын сайладым һәм моңа бер дә үкенмим, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Энергетикларның хезмәте бер үк вакытта кызыклы да, киеренке дә. Безнең ял көннәре дә булмый, чөнки электр энергиясе һәрвакытта бөтен кешегә дә кирәк.
3 нче Биектау мәктәбен тәмамлаган Елена Захарова исә химия-технология университетына өстенлек биргән. Бүгенге көндә ул – “Татспирт-пром” компаниясенең Усад спирт заводында әйдәп баручы инженер.
– Хезмәтемне бик яратам, – диде өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда Елена Захарова. – Производствода бер генә көн дә икенчесенә охшамаган, һәрвакыт яңа бурычлар хәл итәргә кирәк. Соңгы күрсәткеч һәр белгечкә бәйле, чөнки без барыбыз бергә зур организмны тәшкил итәбез. Белемле, эшне җиренә җиткереп башкара торган белгеч булу бик мөһим.
Балалар кунаклар белән кызыксынып аралаштылар, аларга сораулар яудырдылар һәм һәркайсына да тулы җаваплар ишеттеләр.
– Һөнәр сайлау – тормышта бик әһәмиятле адым, – дип башлады өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшүне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Күрәсезме, хәзер районда бик күп төрле объектлар төзелә, Боз сарае – шуларның берсе. Үзебездә төзелеш белгечлегенә ия булган югары квалификацияле белгечләр, эретеп-ябыштыручылар булмавы кызганыч.
Күпләр югары уку йортын бары тик дипломлы булу өчен генә тәмамлыйлар. Әмма әгәр дә сине булачак белгечлегең кызыксындырмый икән, сиңа хезмәт базарында беркайчан да ихтыяҗ булмаячак. Теге яки бу һөнәрнең нәкъ менә синеке икәнлеген аңлау өчен аны башта сынап карарга кирәк, ә укуны соңыннан дәвам иттерергә була, аннары, билгеле булганча, башта эшләп алганнарның укуы да җиңелрәк бара. Сынап караудан курыкмаска, үз урыныңны эзләргә кирәк. Яшьләрнең кайвакыт профессияләр, әйтик, сыер савучы һөнәре турында күзаллавы дөрес булмый. Заманча терлекчелек комплексы бүген тулысынча автоматлаштырылган. Хәзер Алан-Бәксәрдә роботлар эшләячәк ферма төзелә.
– Үз алдыгызга максат куегыз да, шуңа ирешегез, – диде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, укучылар белән очрашуга йомгак ясап. – Бәхетне район чикләреннән тыш эзләмәгез, үзегезгә шушында урын табарга тырышыгыз, менә шул вакытта сезгә бәхет елмаймый калмас.
Елена МАРТЫНОВА