Гомер бәйрәме – алтын туй

2013 елның 28 апреле, якшәмбе

Иске-Казан  авыл җирлеге башкарма  комитеты  Камай авылында яшәүче  Фәнзилә белән Сәлимҗан  Гайсиннарны тәбрик итте – аларның бергә гаилә корып  яши башлауларына 50 ел тулды.

Фәнзилә апа белән Сәлимҗан  абый Камай авылына Свердловск  өлкәсенең Первоуральск шәһәреннән  күчеп кайтканнар. Анда икесе дә, заводта  эшләп, лаеклы  ялга чыкканнар. Хәзерге вакытта алар ике кызларына кадерле әти белән әни, кияүләренә кадерле  әби белән бабай, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни булып яшиләр. Авылда матур, үрнәк гаиләләрдән саналалар.

– Бүгенге көндә без бик бәхетле: балаларыбызның, кияүләребезнең кадер-хөрмәтендә яшибез. Аллага шөкер, аларның тормышлары җайга салынган, кем әйтмешли, барысы да эшле, ашлы, матур гомер итәләр. Без шуңа  куанып яшибез, – диләр юбилярлар. 

Шушы зур бәйрәмнәре белән Гайсиннарны  район хакимияте дә тәбрик итте.

Сәлимҗан абый белән Фәнзилә апаны  шушы алтын  туйлары  белән  тагын бер кат тәбрик итеп, аларга озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, тыныч тормыш, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез. 

Фото:  Фәнзилә апа белән Сәлимҗан абый Гайсиннарны (уртада) авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова (уңда) һәм секретаре Гөлсинә Гыйниятуллина тәбрик итә.


Гљлшат ГАТИЯТОВА, Коркачык авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International