Һәр кеше, больницага барганда, анда грамоталы, изге күңелле, аңлый белүче табибны күрергә өметләнә. Бу яктан Дөбъяз участогында яшәүчеләргә бәхет елмайды, монда участок больницасының баш табибы булып 30 ел Рөстәм Фатыйхов эшли.
1978 елда Казан медицина институтын һәм интернатураны тәмамлаганнан соң, яшь терапевт Рөстәм Фатыйхов туган авылы Дөбъязга эшкә кайта. Өч елдан соң аны терапия бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Шушы еллар эчендә пациентлар аны талантлы табиб буларак бәяләргә өлгерәләр. Ул диагнозны дөрес куя, нәтиҗәле дәвалау билгели, билгеләнгән дәва чараларының башкарылышын һәм авыруның хәлен җентекләп күзәтә.
Утыз яшендә Рөстәм Кашап улын Дөбъяз участок больницасының баш табибы итеп билгелиләр. Инде өч дистә ел буена ул, дәвалау-профилактика эшен оста оештырып, коллектив белән уңышлы җитәкчелек итә.
– Уку вакытында табиб һөнәре үз эченә авыруны дәвалауны гына ала: чирне ничек ачыкларга, ничек дәваларга, пациент белән ничек аралашырга. Ә тормышта бөтенләй икенче төрле була икән, – дип искә ала эшләвенең беренче елларын Рөстәм Кашапович. – Авыру бар, табиб бар, ә кирәкле ноктага барып җитү зур мәшәкатьләр тудыра. Ул елларда хәзерге кебек асфальтланган юллар юк иде. “Ашыгыч ярдәм” машиналары үзәк усадьбага гына керә ала, ә аннан соң җәяүләп, иң яхшы дигәндә атта, тракторда барасың. Бервакыт язгы ташу вакытында бала табучы хатын-кызга яр-дәм күрсәтү өчен тишек көймәдә Ашыт елгасы аша да йөзеп чыгарга туры килде.
Рөстәм Фатыйховны берничә тапкыр республиканың башка районнарына да баш табиб итеп чакыралар, ләкин ул туган авылыннан читкә китәргә теләми.
Дөбъяз больницасы озак еллар бер-берсенә тоташмаган берничә иске бинада эшләп килде. Капиталь ремонтка акча бирмәделәр. Баш табиб җитәкчелегендәге коллектив биналарны нормаль хәлдә тотарга тырышты, ел саен үз көчләре белән косметик ремонт ясадылар. Рөстәм Кашапович яңа больница төзү турында үтенечләр белән йөри торгач, ниһаять, теләгенә иреште. Һәм 2000 елның августында, Республика көнендә участок больницасының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Тантанада ул вакытта ТР Премьер-министры булып эшләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Фатыйхов Рөстәм Нургалиевичка бик тә рәхмәтле, чөнки ул, Биектау районы хакимияте башлыгы булган чагында, Дөбъязда больница төзү идеясен хуплый һәм аны төзүдә зур ярдәм күрсәтә.
Яңа бинага күчкәннән соң коллектив тагын да тырышыбрак һәм күтә-ренке күңел белән эшли башлый, чөнки биредәге шартларны элеккесе белән һич тә чагыштырырлык түгел.
– Без Рөстәм Кашапович белән озак еллардан бирле бергә эшлибез. Шушы вакыт эчендә участок больницасы эшеннән бернинди зарланулар да булмады, хатларда пациентларга карата игътибарлы булган һәм әйбәт медицина ярдәме күр-сәткән өчен бары рәхмәт сүзләре генә. Медицина хезмәткәрләренең кулында кеше өчен иң кадерле нәрсә – аның тормышы булуын Рөстәм Кашап улы бер генә минутка да онытмый, – диде Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов.
Бүгенге көндә больницада терапия, акушерлык һәм гинекология, стоматология, педиатрия, клиник лаборатория һәм физиотерапия кабинетлары эшли. 2011 нче елда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ярдәмендә сыйфатлы капиталь ремонт ясалды.
Баш табиб кадрларның кадерен белә. Оптимальләштерү проблемасы бу больницаны да читләтеп үтми. Шушы елларда Рөстәм Кашап улы бер генә хезмәткәрен дә урамда калдырмаган. Коллектив белән киңәш-ләшкәннән соң кешеләрнең, бөтенләй эшсез калмас өчен, хезмәт хакының 0,75, 0,5 һәм хәтта 0,25 өлешенә дә эш-ләргә риза булуларын ачыклый. Штат берәмлекләрен менә шулай бүләләр дә. Пенсионерларга гына эш урыннарыннан китәргә туры килә.
– Мин табибларга, шәфкать туташларына, аш пешерүчеләргә, кече медицина персоналына намуслы хезмәтләре һәм сизгерлекләре өчен рәхмәтлемен. Һәркайсы да үз вазифаларын яратып башкара, шуңа күрә пациентлар табиб тарафыннан язылган дәвалау чараларын гына алып калмыйлар, ә бәлки хезмәткәрләрнең якты елмаюларын күрәләр, җылы мөнәсәбәтләрен тоялар, кеше хәлен аңлауларын сизәләр, тәмле ризыкларын ашыйлар. Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренең хезмәте бәя биреп бетергесез, – дип дәвам итте ул сүзен. – Аларның хезмәтләренә тугрылыкларына сокланмый мөмкин түгел. Үз участокларындагы халыкка тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял, бәйрәм көннә-рендә дә хезмәт күрсә-тергә әзерләр. Алар терапевтлар да, педиатрлар һәм травмотологлар да. Ә бит кул астында рентген да, УЗИ аппаратлары да, лаборатория да юк. Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре, һөнәри сыйфатлары буенча табиблардан бер генә дә калышмыйча, эшне югары дәрәҗәдә алып баралар.
Югары категорияле табиб Рөстәм Фатыйховның утыз биш еллык хезмәте игътибарсыз калмаган, ул “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, аңа “Татарстан Республикасының атказанган табибы” ди-гән мактаулы исем бирелгән.
Рөстәм Кашап улы гаиләсенә, хезмәтенең четерекле булуын аңлап яшәгәне өчен хатыны Вәсиләгә бик рәхмәтле. Аларның өендә “Нигә шулай соң кайттың?”, “Кая болай иртүк?”, “Эшең аркасында балалар сине бөтенләй күрми” дигән сораулар беркайчан да бирелми. Рөстәмнең тормыш иптәше Вәсилә Гафият кызы үзе дә бөтен гомерен медицинага багышлаган кеше – ул югары категорияле фармацевт. Ул сүз кеше гомере турында барганда шәхси вакытың һәм үз мәнфәгатьләреңне кайгыртуның һич урынлы булмавын аңлый.
Фатыйховлар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Әтисенең хезмәтен ничек яратып башкаруына сокланып үскән олы кызлары Алия үзе дә табиблыкка укып чыккан. Икенче кызлары Гүзәл юрист һөнәрен сайлаган, хәзерге вакытта нотариус булып эшли, аспирантурада укый. Әти-әниләре балаларыннан канәгать һәм аларның уңышларына сөенеп яшиләр.
Без Рөстәм Кашапович белән аның юбилейлы туган көне алдыннан очраштык. Саубуллашканда, ул сүзне тагын коллективына борды:
– Мин утыз биш ел һәркем бер-берсенә ышанычлы терәк булган тату, бердәм коллективта эшлим. Безне күп нәр-сәләр берләштерә, кыенлыкларга каршы бер-гәләп көрәшәбез, уңышларга бергә сөенәбез. Коллектив минем тормышымда зур урын алып тора, безгә медицина ярдәме сорап килүче кешеләргә намус белән хезмәт итүләре өчен больницаның һәр хезмәткәренә рәхмәтлемен, – диде Рөстәм Кашапович.
Сания ШАКИРОВА