Апрель аенда ике якташыбыз – Мария Шулаева белән Александра Орлова олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Икесенә дә 90 яшь тулды.
Туган көннәрендә аларны Биектау муниципаль районы хакимияте һәм Пермяки, Красносельский авыл җирлекләре хезмәткәрләре котлады. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Мондый игътибарга ия-ләнмәгән өлкән яшьтәге әбиләрнең шатлыклары йөзләренә чыкты. Язмышның төрле авырлыкларына дучар булган бу хатын-кызлар тормыш юлында күпне күрәләр, ару-талуны белмичә тырышып эшлиләр, яшәү шартлары да җиңелдән булмый.
Мария Егоровна Шулаева Пановкада туа. Мәктәптә нибары ике ел укып кала, чөнки гаиләгә булышасы, эне-сеңелләрен карыйсы була. Унике яшендә инде ул колхозда эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, кызны тракторчылар курсына җибәрәләр. Ир-атлар җитмәгәнлектән, хатын-кызларга катлаулы һәм авыр техникага идарә итәргә, җир эшкәртергә, чәчәргә, игеннәрне урып-җыярга туры килә. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән. Мария сугыштан инвалид булып кайткан фронтовикка кияүгә чыга. Алар ярты гасыр диярлек бергә гомер итәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә шуларның бишесе исән. Алар – әниләренең төп терәге һәм куанычы.
Мария Егоровна пенсиягә кадәр туган совхозы “Вперед”та төрле эш-ләрдә эшли. Хәтта пенсия яшенә җиткәч тә кызу чорда хуҗалыкка ярдәм итүдән баш тартмый. “Хезмәт ветераны” медале, Мактау грамоталары белән бүләкләнүе дә шушы тырышлык нәтиҗәсе. Мария Шулаева, моннан егерме ел элек ирен җирләгәннән соң, Дәрвишләр бистәсендә кызы янында кадер-хөрмәттә һәм тәрбиядә яши.
Икенче якташыбыз Александра Ивановна Орлова Биектау авылында эшче гаиләсендә туган. Аңа да озаклап уку насыйп булмаган, яшьли эшкә урнашырга туры килгән. Аны почтага телефонистка итеп алганда 1939 нчы ел була.
Безнең район территориясендә урнашкан хәрби частьтә Шура шушы белгечлек буенча сугыш тәмамланганчы эшли. Тыл хезмәтчәне буларак, Җиңүгә керткән өлеше “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән билгеләп үтелгән. 1946 нчы елда ул почтага хат ташучы булып әйләнеп кайта. Александра Ивановна пенсиягә чыкканчы Казандагы почта бүлекләренең берсендә хезмәт куя.
– Әниебез бик чая безнең. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, беркемнән дә ярдәм көтмәскә өйрәтте. Ул апа белән мине берүзе үстерде, – ди Шура әбинең кызы Татьяна.
90 нчы елларда Александра Орлова район үзәгендә бер бүлмәле квартира ала. Анда ул оныгы Светлана белән яши. Медицина хезмәткәре буларак, оныгы әбисенең, хәер, гомер буе бергә булганлыктан, ул аны “әни” дип йөртә, сәламәтлеген һәрдаим игътибар үзәгендә тота, аның бүгенге тормышын янәшәсендә яшәве, мәр-хәмәтлелеге белән ямьләндерә.
Илебездә Мария Шулаева һәм Александра Орлова кебек, яшь чакларында ару-талуны белми Җиңүгә булдыра алганча өлеш керткән тыйнак хезмәтчәннәр аз түгел. Шушындый хезмәт батырлыклары өчен алар алдында башыбызны иябез.
Маргарита ТИМОНИНА